Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбәнкамалылар аз санлы балалар бакчаларын япмау үтенече белән петиция язган

Түбәнкамалы, «change.org» сайтына кереп, Россия Федерациясе Президентына мөрәҗәгать итеп петиция язган. Ул дәүләт башлыгыннан 67 нче балалар бакчасының ябылмавын сораган.

Бу һәм тагын 34, 41 нче балалар бакчаларын, аларда балалар саны аз булу сәбәпле, ябачаклар.

Бу хакта март уртасында билгеле булган. Ул чакта хакимият әлеге учрежденияләрдә эшләүче хезмәткәрләргә башка балалар бакчаларында – эш урыннары, ә ата-аналарга – сабыйларга өйләреннән ерак булмаган балалар бакчаларына йөрергә мөмкинчек булачагы турында әйткәннәр иде.

Әмма петиция авторы якын-тирәдәге балалар бакчаларында урыннар юк дип раслый.

«Хөрмәтле Владимир Владимирович! Сезгә Татарстан Республикасы Түбән Кама шәhәренең әти-әниләре мөрәҗәгать итә. Без 67 нче балалар бакчасының ябылуы турында борчылабыз. 2022 елның 1 июненнән безнең шәһәрдә 3 балалар бакчасын ябарга уйлыйлар. Безгә кая барырга? Якын-тирәдәге балалар бакчаларында урыннар юк. Зинһар, безгә бу мәсьәләне хәл итәргә булышыгыз, 67 нче балалар бакчасын ябарга рөхсәт итмәгез!», - диелә басмада.

Хәзерге вакытта петицияне 155 кеше имзалаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев