Туган як

Түбән Камада «Za Россию» музыкаль-патриотик марафоны узды

Җомга көнне, 22 апрелдә, Түбән Камада Лемаев мәйданында «Za Россию» дип исемләнгән масштаблы музыкаль-патриотик марафоны узды.

Сәхнәдә шәһәрнең иҗат төркемнәре, җырчылары, шулай ук, Мәскәү кунаклары – «Зәңгәр беретлар» төркеме чыгыш ясады.

Артистлар рус һәм татар телләрендә үзләренең иң яхшы композицияләрен башкардылар. Сәхнәгә чыккан һәркемне тамашачылар алкышлар белән күмделәр.

 «Za Россию» музыкаль-патриотик марафонының кичке концертына 3,5 меңгә якын түбәнкамалы килде.

Көндез Лемаев мәйданында хәрби хезмәткә алынучылар көнен билгеләп үттеләр. Булачак ватанны саклаучылар хәрби техника һәм кораллар белән таныша алдылар.

«Za Россию» акциясе бөтен Россия буенча уза. Аның төп максаты – Украина территориясендә махсус операциядә булган Россия хәрбиләренә теләктәшлек белдерү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: