Туган як

Түбән Камада урман янында пакетта кеше аяклары табылган

Түбән Камада 29 мартта көндез шәһәр кешесе урман посадкасы янында кеше аякларын тапкан.

Мөгаен бу, 23 мартта шул ук урында диярлек табылган ир-ат мәетенең бер өлеше. Искәртеп узабыз, үтерелгән кешегә якынча 30-50 яшь. Аның шәхесе әлегә кадәр билгеләнмәгән.

 

Табылган тән өлешләренең кемнеке булуын билгеләү өчен, ДНК экспертизасы үткәреләчәк.

 

Элегрәк «кеше үтерү» буенча җинаять эше кузгатылган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: