Туган як

Түбән Камада гараж кооперативында янгын чыккан

21 апрелдә Менделеев урамындагы гараж кооперативында янгын чыккан.

Бу хакта Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килүгә гараждан төтен чыга иде. Коткаручылар янгынны тиз арада сүндергәннәр.

Нәтиҗәдә, гаражда әйберләр янган.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: