Туган як

Түбән Кама районында Кама елгасында ике кеше белән көймә әйләнгән

Әлеге хәл 24 апрель иртәсендә, Түбән Камадагы дамбадан 700 метр уңда булган.

Шаһитлар ике кешенең әйләнгән көймәгә тотынып торганнарын күреп алган hәм коткаручыларны  чакыртканнар.

"СВОД" хезмәткәрләре 52 яшьлек ирне һәм аның 25 яшьлек улын коткарып ярга чыгарганнар. Алар медицина ярдәменнән баш тарткан.

Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: