Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Кама янында ламинат астына салына торган полимер материаллар складында янгын чыккан

Түбән Афанас авылы янындагы әлеге складта чимал һәм әзер продукция булган.

Янгынга катлаулыкның икенче рангы бирелгән. Беренчел фараз буенча, ут җиһазларны кабызганда килеп чыккан. Янгын турында хәбәр 9.15 сәгать барып ирешкән. Бу вакытта складта булган 15 хезмәткәр чыгып өлгергән, алар арасында зыян күрүче юк.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч тә, бинаның түбәсе януын күргән. Шулай 9.45 сәгатьтә урынга ТР Экология министрлыгының лабораториясе хезмәткәрләре килгән. Экологлар һава пробаларын алганнар.

Хәзерге вакытта ачык ялкын сүндерелгән. 1500 квадрат метрлы бинаның 600 квадрат метры янган. Утны сүндерүдә 59 кеше, 20 техника катнашкан. 11.10 сәгатьтә көеп яткан урыннарны сүндерү өчен “Пурга-30” җиһазы белән күбек сиптергәннәр.

НТР хәбәрчесе җиткерүенчә, хезмәткәрләр әле дә кайтып китмәгән, чөнки барлык шәхси әйберләре, киемнәре чишенеп киенү бүлмәсендә булган һәм янган. Нәтиҗәдә кешеләр эш киемнәрендә акчасыз, телефонсыз калган. Әмма ни дә булса сөйләүдән, аңлатудан алар баш тарттылар. Шул ук вакытта  үзләре үк белдерүенчә, складтагы товар тиз яна торганнардан. Шуңа күрә ялкын берничә минут эчендә шактый зур мәйданны биләп алган. Янгыннан бина өлешчә җимерелгән.

Коткару хезмәтләре эшен тикшерү өчен, янгын урынына Түбән Кама прокуроры Ольга Купова һәм аның урынбасары барган. Тикшерү бара.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев