Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Кама табиблары ваемсызлыкта һәм саксызлык аркасында үлем китерүдә гаепләнә

Түбән Кама шәһәр судында Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең ике табибына карата кузгатылган җинаять эшен карау башланды.

Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә 1 нче терапия бүлегенең элеккеге мөдире Виктор Чесновский һәм бүлек гастроэнтерологы Виктория Степанова.

2016 елның декабрендә хастаханәнең терапия бүлегенә ашыгыч ярдәм машинасында авыр хәлдә 52 яшьлек ир-атны китергәннәр. Пациент кома хәленә төшә һәм үлә. Тикшерү фаразы буенча, врачлар тиешле тикшерү уздырмаганнар.

Табиблар үз гаебен танымый. Аларның адвокатлары, экспертиза нәтиҗәләренә таянып, врачларның эше һәм ир-атның үлеме арасында бәйләнеш, юк дип белдерә. Суд утырышлары ябык режимда уза.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X