Туган як

Түбән Кама районында бакча йортын яндырганнар

Кызыл Бор авылында билгесез затлар бакча йортын яндырганнар.

Бу хакта Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт 26 апрельдә, якынча төнге 11 сәгатьтә булган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ут бөтен корылманы колачларга өлгергән иде.

Янгын сүндерүчеләргә авылның битараф булмаган кешеләре ярдәм иткән. Уртак көч белән алар аны сүндергәннәр, әмма ул вакытка өйдән берни дә калмаган.

Янгынның сәбәбе – ут төртү булырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: