Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Тавыклар, бозаулар, ә аннан кешеләрме?..

Әллә үзләрен яклауны сизеп, әллә тамаклары ач, әллә борынгы бабаларының аучылык инстинкты уяна, хуҗасыз этләрнең мал-туарга, кешегә ташлану очраклары соңгы арада күбәеп китте.

Әле күптән түгел генә НТР каналында районыбызның Шәңгәлче авылында урам этләренең кошкортка ташлану очраклары хакында күрсәттеләр. Шушы дүрт ай эчендә сукбай этләр 160 лап кошкортны юк иткән, песиэтләрне буган. Этләрдән куркып, авыл халкы, урамга чыгарга куркабыз, диләр. Этләр малларга ташланмый, диючеләр белән килешмим. Чөнки моннан берничә ел элек капка астыннан кереп, этләр күз алдыбызда биш-алты сарыгыбызны буып чыктылар. Үлгән сарыкларның муеннарында берничә теш эзе генә бар иде. Безнең кычкыруга, таш атуга исләре дә китми, киресенчә, ыржаеп, кешегә ташланырга әзер торганга, сарыкларыбызны карап торып талаттык.

Түбән Каманың Менделеев урамындагы 3нче йорт янындагы бер этнең кешеләргә ташлану очраклары булган. Әле шушы көннәрдә генә бер егетне куганы видеокармерага эләккән иде. Эт үзе усал хайванга да охшамаган, агач күләгәсендә тыныч кына ята бирә. Ә менә кайчан, кемгә ташланасын белеп булмый шул. Йортта яшәүчеләр йорт идарәсенә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Тик алар үзләре дә чарасыз, чөнки закон буенча этләрне аулау, ату тыела. Этләрне тоталар, стерильләштерәләр, чиплыйлар да, кире җибәрәләр.

Әнә, түбәнкамалыларның иң яратып йөри торган «Гаилә» паркында берничә шундый эт гел кешеләр янында. «Тешләми алар» дисәләр дә, шак тый куркыта бит әле. Бәлки тешләмәс тә, янында йөгереп йөргән сабый белән уйныйсы килеп, сикерер генә... Ә шулай да, этләр кешеләргә, берәр балага ташланса?.. Аллага шөкер, әлегә Татарстанда андый очраклар хакында ишетелгәне юк. Әлегә...

Татарстанда хуҗасыз хайваннарны аулау, асрау өчен чыгымнар суммасы 2017 елда 24,3 миллион сум булса, 2021 елда бу сан 56,7 миллион сум тәшкил иткән. Әле болардан тыш, хезмәтләре өчен акча сорамаган үзиреклеләр дә хуҗасыз этләрне урнаштыру, дәвалау белән шөгыльләнә. Бу хуҗасыз этләр проблемасы безнең районның гына баш бәласе түгел икән. Башка район авылларында да этләрнең терлек-туарга ташланган очраклары турында әледән-әле хәбәрләр күренгәли. Яшел Үзән районында этләр зур бозауларга да ташланган, дип язалар, әнә. Бу «дүрт аяклы дусларыбыз» проблемасы республикакүләм чишеләсе мәсьәләләрнең берсенә әйләнеп бара бугай.

Узган атнада Казанда республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хайваннар белән җаваплы эш итү турында Федераль законны гамәлгә ашыруның барышына багышланган утырыш үткәрде. Анда безнең шәһәр мэры Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый совет җитәкчесе Хәмзә Баһманов катнашты. «Бүген Түбән Камада һәр икенче фатирда, ә районда һәр йортта йорт хайваны бар. Ә шәһәр һәм район урамнарында өч меңгә якын хуҗасыз хайван исәпләнә. Бу юнәлешнең системалы администраторы кирәк, бәлки ул вице-премьер дәрәҗәсендә, мәсьәләне нәтиҗәле алга этәрүне бер-ике муниципалитет мисалында хәл итү моделен эшләр иде», – диде очрашуда Түбән Кама муниципаль район башлыгы. «Өметсез шайтан» гына диләрме әле? Бәлки, киләчәктә нәкъ безнең шәһәребездә дәүләт карамагындагы приют төзелер һәм анда хуҗасыз эт-мәчеләргә җитәрлек урын табылыр.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев