Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Татарстанның халык язучысы түбәнкамалылар белән очрашты

Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Каманың Тукай үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу булды. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәбирә Гыйматдинова — Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия, Муса Җәлил исемендәге премия, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

«Укучыларыбыз Нәбирә Гыйматдинова белән бик теләп аралашты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Очрашу Илһам Хисмәтуллин һәм Алсу Вәлиуллина башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды», — дип яза матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев