Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Татарстан һәм Россия яшьләре ни белән яши?

Зәйдә 2000-2003 елларда туган кызлар командалары арасында хоккей буенча ТР укучыларының XI Кышкы зональ ярышларында Аксу-бай районы кызлары мәйдан хуҗалары белән матчны үз файдаларына 4:1 исәбе белән төгәлләгәннәр. Аксубай командасы зона туры җиңүчесе булып, тиздән Байлар Сабасында үтәчәк республика ярышлары финалында катнашу хокукы алган. *** 6 гүзәл зат «Яр Чаллы...

Зәйдә 2000-2003 елларда туган кызлар командалары арасында хоккей буенча ТР укучыларының XI Кышкы зональ ярышларында Аксу-бай районы кызлары мәйдан хуҗалары белән матчны үз файдаларына 4:1 исәбе белән төгәлләгәннәр. Аксубай командасы зона туры җиңүчесе булып, тиздән Байлар Сабасында үтәчәк республика ярышлары финалында катнашу хокукы алган.
***
6 гүзәл зат «Яр Чаллы хуҗа-бикәсе» конкурсында катнашачак. 15 мартта «КамАЗ» мәдәният йортында шәһәр конкурсыныӊ финалы узачак. Яшь хатын-кызлар үз осталыкларын 6 номинациядә күрсәтәчәкләр.
***
Кукмара районының Вахит авылында «Егетләр солянкасы» шоу-тамашасы узган. Әлеге концерт - ел саен үткәрелә торган проект. Тамашаны карарга килгән 300дән артык кеше өчен авылныӊ көчле затлары моңлы җырлар, дәртле биюләр, кызыклы скетчлар, мәзәкләр, «Вахитов исемендәге» хуҗалыкта төшерелгән күңелле видеоязма әзерләгәннәр.
***
Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XV халыкара фәннитикшеренү конференциясе узган. Быел конференциядә шулай ук Япониядән, Төркиядән, Кытайдан, Индонезиядән һ.б. илләрдән килеп, университетта укучы студентлар һәм магистрантлар катнашканнар. Чит ил яшьләре Татарстанга татар телен өйрәнер өчен килүләре, Татарстанга гашыйк булулары турында сөйләгәннәр, татарча җырлар да җырлаганнар.
***
Чиләбедә «Татар егете2017» һәм «Татар кызы-2017» бәйгеләре узачак. Аларда 18-28 яшьтәге егетләр һәм кызлар катнаша ала. Катнашучылар татар халкыныӊ тарихын,гореф-гадәтләрен белү дәрәҗәсен, тапкырлыкны күрсәтергә, үзләре турында сөйли белергә тиеш. Шулай ук иҗади бәйге дә булачак. Әлеге конкурслар Чиләбедә 2011 елдан бирле уздырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев