Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Татар халкының асыл улы иде

Шәһәребезнең мактаулы гражданины Хәмәтхәсән Хәлиуллин 84 яшендә вафат булды. Бу шәхесне Түбән Камада үткәрелгән төрле чараларда күреп, аның ялкынлы чыгышларын яратып тыңлый идем. Хәмәтхәсән ага милләт җанлы шәхес буларак билгеле иде. Лаеклы ялда да актив тормыш рәвеше алып барды, аксакаллар шурасы әгъзасы булды, төрле иҗтимагый-мәдәни чараларда актив катнашты.

Бу шәхес турында үткән заманда сөйләргә тел әйләнми. Хәмәтхәсән ага шәһәребезнең тере тарихы булды. Ул мәктәпләргә, балалар бакчаларына очрашуларга еш йөрде, яшь буынны тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертте. Чыгышларында шәһәрнең ничек төзелгәне турында яратып сөйләде. Шундый матур шәһәр төзүгә үзенең турыдан-туры катнашы булуы белән хаклы рәвештә горурланып яшәде.
Хәмәтхәсән Хәлиуллин 1935 елның 24 октябрендә ТАССРның Яңа Чишмә районы Шахмай авылында туа. Хезмәт юлын шәһәребезнең «Татэнергострой» берләшмәсендә ташчы буларак башлый. Ә 1970 елдан бригадир була һәм 27 ел буе шушы вазифаны намуслы башкара. Ул җитәкләгән бригада төрле елларда «Югары сыйфатлы бригада», «Иң яхшы бригада», «Коммунистик хезмәт коллективы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Шәһәребездәге барлык кирпеч йортларны аның бригадасы төзегән дисәк, бер дә арттыру булмас.
1980, 1985 елларда ул ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1987 елда Кубаның Гавана шәһәрендә узган профсоюзларның алтынчы конгрессына делегат булып бара.
Хәмәтхәсән аганың тырыш хезмәте югары бәяләнә. Ул – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм Ленин ордены кавалеры, «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» исеменә лаек булган шәхес.
Төзелеш өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәте, яшь буынны һөнәри осталыкка өйрәтүдәге казанышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен шәһәр Советы карары белән аңа 2011 елда «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде. Газета коллективы Хәмәтхәсән Гыйззәтулла улының туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев