Туган як

Тарихи биналар күз алдыбызда җимерелә

Җәйнең беренче көнендә, көпә-көндез, Кызыл Чишмә бистәсендәге мәшһүр "Стахеевлар йорты"нда янгын чыкты.

Янгын турында шаһитлар 112 номеры буенча 15.50 сәгатьтә хәбәр иткән.

«Яңарту урынына ут төртү күпкә җайлырак»

– Җәйге каникул башланды. Яз керү белән бөтен яшьләр шунда җыела, кадаклап куйган ишек-тәрәзәләрне ваталар, дөбердиләр, инде кайгырган идек, болар барысы да начарлык белән тәмамланыр дип курыктык, – ди Кызыл Чишмәдә яшәүче Мөнәвәрә Сираҗиева.

– Бакча урамындагы ул йортка беренче янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә, бинаның түбәсе яна иде. Ул тимер түбәне авырлык белән булса да кистеләр, бина да өлешчә җимерелде. Янгын сүндерүчеләр тиз арада ялкынны сүндерделәр. Нәтиҗәдә, янгын таралган мәйдан 250 квадрат метр тәшкил итте, – дип исәп-хисап тотты 62 нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Антон Карасев.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Түбән Кама прокуратурасы хезмәткәрләре янгын буенча тикшерү башлаганнар. Урынга шулай ук шәһәр прокуроры Ольга Купова һәм аның урынбасары Руслан Миңнебаев килделәр. Тикшерүчеләр янгын чыгуның сәбәбен ачыклый. Ут кабат үрләп китмәсен өчен, төнгелеккә сакчылар куелган.

Социаль челтәрләр исә шәһәрдәшләр шәрехнамәләре белән тулды. «Беренче тапкыр янмый бу бина, махсус ут төртәләр», «Менә күрерсез, озакламый берәр коттедж үсеп чыгар әле», «яңарту урынына ут төртү күпкә җайлырак», «тарихка, тарихи һәйкәлләргә шундый мөнәсәбәт шул бездә», дигән фикерләр бик күп.

Бина моңа кадәр дә кызганыч хәлдә иде. Янгыннан соң аңа карау белән, күзгә яшьләр килә. Алтын куллы осталар тырышып ясаган колонналар, сыннар кыршалып беткән, бинаның эче дә җимерелгән диярлек. Диварларга буяу белән мәхәббәт сүзләре дә, әшәкеләре дә язылган. Өстәвенә, гаражлар «камалышында» калуы да ямен алып тора. Тарихи бина, һәйкәл диярлеге калмаган да аның.

Тарихка күз салсак...

Халык арасында бу йорт «Стахеевлар йорты» дип йөртелсә дә, чынлыкта анда сәүдәгәрнең кызы ире Чикин фамилияле бер адәм белән яшәгән. Бина 1890 елда Иван Стахеевның кече улы Владимир һәм Чикинның абыйсы тарафыннан төзелгән.

Кызганычка, гаилә тормышы яхшылардан булмаган, тарихи чыганаклар ирнең «сул»га йөрүен, ә хатыны, нәтиҗәдә, акылы китеп, соңгы көннәренә кадәр Алабуга хастаханәсендә ятуы турында сөйли. Балалары бу йортта яшәсә дә, Чикин бик сирәк күренгән.

1917 елгы революциядән соң йортта башта балалар бакчасы, озайтылган көн мәктәбе, милиция бүлеге, хәтта кошчылык фабрикасы инкубаторы урнашкан, аннары Кызыл Чишмә бистәсе администрациясе булган. Администрация яңа бинага күченгәч, йорт бушап калган. Анда «бомж»лар да, хулиганнар да җыелган.

2018 елда исә бина «Мирас» мәдәни мирасны саклау программасына кертелгән. Тора-бара аңа реставрация ясалыр дип көтсәләр дә, әлегә кадәр үзгәрешләр күренмәгән.

Кызыл Чишмәдәге бу җирләрне 1882 елда Стахеевлар Н.Крыжановский генерал-губернатордан
400 мең сумга сатып алганнар һәм шәһәр тибында дачалар төзи башлаганнар.
Шулар арасында бигрәк тә
750 квадрат метрлы ике катлы бина аерылып торган. 20 бүлмәле йорт 1900 елда Иван Григорьевич Стахеев акчасына төзелгән. Ул 1967 елда янган. Түбән Кама архивында бу искиткеч гүзәл йортның фотолары сакланып калган.

Шулай ук Кызыл Чишмәдә берничә чыршы агачлыгы утыртылган, сирәк очрый торган агачлардан дүрт оранжерея һәм 11 теплица ясалган. Урманның берсендә Ленин һәйкәле куелган иде.

Узган гасырның 90 нчы елларда булган биналарны җимереп, агачларны кисеп, коттеджлар калкып чыкты.

Бәла этәргеч бирерме?

Кичә Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин Кызыл Чишмә бистәсенә килеп, янган бинаны карап чыкты, җаваплы кешеләр белән аралашты. Биредә авыл җирлеге башлыгы Илдус Зәйнетдинов та бар иде. 

– Мин көн саен монда килеп, шәхсән үзем тикшердем. Йортны ябып, тәрәзәләрен, ишекләрен ача алмаслык итеп ябып куйдык, әмма керәм дигән кеше барыбер керә инде ул. Ике ай дәвамында түбәне төзәтергә кирәк, анда профнастил ябабыз, – диде ул.

Күзәтү эшчәнлеге бүлеге начальнигы Рамил Насыйбуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта янгын чыгуның ике фаразы бар, шуларның берсе ут белән саксыз кылану булса, икенчесе – махсус ут төртү. Ачыкланганча, бина янында ул көнне шәһәр малайларын күргәннәр. Алар чарлакка менеп, конфет кәгазенә ут төртеп уйнаган булса кирәк.

Эчке эшләр идарәсе начальнигы Владимир Ветлугин да бу мәгълүматны раслады, тикшерү эше дәвам итүен әйтте. Гомумән, тиздән бу урында видеокамералар куярга ниятлиләр икән.

– «Мирас» программасына кертелгәч, әкренләп булса да, бинаны тергезү буенча эшләр башкарыла. Проект төзисе бар. Шәһәр музее балансында булган бу бинаны җимермичә саклап калу бурычын куйдык. Өч ел дәвамында гараж хуҗалары белән сөйләшеп, аларга яңа урыннар таптык. Бу гаражлар сүтеләчәк.  Ә йортны – шәһәр сәүдәгәрләре йорты итәргә исәп бар, – дип уртаклашты фикерләре белән Айдар Метшин.

Мэр шулай ук шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итеп, тарихи һәйкәлләргә игътибарлы булырга, аларны сакларга кирәклеге турында әйтте. 

Сәүдәгәрләр музеенда ниләр булачак икән? Гомумән, йортта тергезерлек, яңартырлык әйберләр калганмы? Бу хакта мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшинадан сораштык.

– «Мирас» программасы буенча безгә 1,5  миллион сум бирелгән иде. Ләкин бу акча инде проектка сарыф ителгән, әле җитмәде дә. Проектны тәмамлар өчен 7 миллион сум кирәк.  Документлар әзер булгач кына, без реставрация турында сөйләшә алачакбыз. Тергезерлек, яңартырлык әйберләр йортта бар: имән ишекләрне Совет заманында буяп торганнар, ул буяуны кырырга кирәк,  барлык ишекләр дә әлегә яхшы хәлдә, бүлмәләрдәге каминнар да яхшы сакланган. Агачтан ясалган кайбер әйберләр таш кебек каткан, – диде Гүзәл ханым.

Тергезүдән соң йортта күргәзмәләр комплексы ачарга планлаштыралар. Биредә Түбән Кама һәм республика сәүдә-гәрләре, эшмәкәрләре форумнары да уздырып булачак. Тик менә кайчан килеп җитәр икән бу вакыт ул көннәр? Янгыннар ел саен чыга, бина ел саен таушала бара. Күз алдыбызда тарихи биналар җимерелә.

Фото: https://ntr-24.ru/#, автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: