Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Тагын берсе китеп барган...

«Нефтехим» предприятиесендә янгында зыян күрүчеләрнең дүртенчесе вафат.

55 яшьлек Сергей Трошин хастаханәгә китерелгәндә, бик авыр хәлдә булган һәм үлгәнче аңына килмәгән. Аның өч кызы калган, иң кечкенәсенә 15 яшь икән. Якыннары ахырга кадәр өметләрен өзмәгән. Моңа кадәр берничә көн элек Ринат Вәлитовның гомере өзелгән. Республика табиблары аның гомерен саклап калу өчен бар көчләрен куйганнар, тик... Исегезгә төшерәбез: 19 апрельдә «Түбән Кама Нефтехим»ның изопрен-мономер заводында чыккан янгында 17 кеше зыян күргән. Аларга  һәм гаиләләренә предприятие җитәкчелеге 250 мең сумнан алып бер миллион  сумга кадәр финанс ярдәм күрсәткән. Акча күләме кешенең хәленә, җәрәхәтләре авырлыгына карап билгеләнгән. Хәзерге вакытта республика клиник хастаханәсендә тагын өч кеше ята. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X