Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Тагын бер бала тапталган

Вахитов урамы аша җәяүлеләр юлыннан чыгучы 13 яшьлек кызны «Лада Калина» автомобиле бәрдергән.

Якындагы кешеләр аягына басарга омтылган кызны кире яткырып, «Ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Алай да үсмер әнисенә шалтыратып, хәлен сөйләгән. Табиблар тиз арада килеп, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Бала автомобильнең алгы як тәрәзәсенә бәрелгән. Шаһитлар әйтүенчә, машина тиз генә туктый алмаган, капоттагы кыз белән биш метр тирәсе барган. Аңа «баш мие селкенү» диагнозы куелган, күптөрле җәрәхәтләр булуы ачыкланган. Калина йөртүчесе кызның юлга көтмәгәндә йөгереп чыгуын әйткән.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев