Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Тагын бер юньсез ана

Күптән түгел яңа туган баласын төзелештәге салкын таш өстендә калдырып киткән 23 яшьлек Анна Герасимова турында язган идек. Моңа охшаш вакыйга әле шушы көннәрдә генә Ширәмәт авылында да булган. Анда 27 яшьлек бер «ана» яңа туган баласын тәрәзәдән ташлаган. Районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рафаэль Шакиров сөйләвенчә, әлеге ирсез хатынның...

Күптән түгел яңа туган баласын төзелештәге салкын таш өстендә калдырып киткән 23 яшьлек Анна Герасимова турында язган идек. Моңа охшаш вакыйга әле шушы көннәрдә генә Ширәмәт авылында да булган. Анда 27 яшьлек бер «ана» яңа туган баласын тәрәзәдән ташлаган.
Районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рафаэль Шакиров сөйләвенчә, әлеге ирсез хатынның өендә өч баласы бар. Тагын икесен бала табу йортында калдырып киткән. Алтынчы балага узуын белгәч, аннан котылу чарасын эзләгән, бер танышының киңәше буенча, баланы төшерә торган дару эчеп тә караган.
Күпмедер вакыт узгач, әлеге хатынның эче авырта башлаган. Ширәмәт дәваханәсенә баргач, аңа авыртуны баса торган уколлар кадаганнар. Аннары хатын бәдрәфкә киткән, ә аннан чыккач, кинәт кенә кан килүе хакында әйткән һәм чүпрәк китерүләрен сораган. Хәле начарайган хатынны шәһәр дәваханәсенә озатканнар.
Икенче көнне Ширәмәт дәваханәсенең тәрәзә төбендә яңа туган сабыйның үле гәүдәсен тапканнар. Моның кем эше икәнен ачыклау кыен булмаган. Әлеге хатын, карынында 8 ай йөрткән баласы, янәсе, үле килеш туган, шуңа күрә аны дәваханә тәрәзәсеннән ташладым, дип акланмакчы булып маташкан. Әмма экспертиза үткәрелгәч, баланың туганда исән булуы ачыкланган. Тәрәзәдән җиргә төшеп бәрелүе, шулай ук, берничә сәгать буе ачык һавада ятуы сабыйның үлеменә китергән.
Моңа кадәр алдартазлык һәм караклык өчен инде ике мәртәбә хөкем ителгән әлеге юньсез хатын бу юлы биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә тиеш булыр иде дә бит, әмма балалары булгач, утыртмаслар шул инде. Күрәсең, аборт дигәннең нәрсә икәнен белмәгән, хайван дәрәҗәсендәге бу б...т хатынга стерилизация ясау (ягъни, бүтән бала таба алмаслык итү) иң дөресе булыр иде дә бит, әмма бездә законнар, кирәкмәгән вакытта, артык гуманлы шул...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X