Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

«Табиб» исемен таплап...

Медицина хезмәткәрләренә карата татарларда нинди матур сүзләр генә юк: ак халатлы фәрештә, алтын куллы зат, ак чәчәкләр... Ә менә бу очракта кем?..

Мәрхәмәтлелек бүгенге кырыс вакытта аеруча әһәмиятле, чөнки мөлаем йөз, шәфкатьлелек – авырудан котылуга беренче адым. Ләкин...

Социаль челтәрләрдә бик ямьсез бер видеоязма куелып, тиз арада Татарстан, ил буенча таралды. Түбәнкамалы үз тәрәзәсеннән «ашыгыч ярдәм» фельдшерының бер ирне җирдән өстерәп баруын төшергән. Башта ир һәм хатын фельдшерлар карда яткан бу адәмгә карап, нәрсәдер сөйләшә, аннары ир аның киеменнән ала һәм кардан, пычрактан өстери башлый.

Видеоны кат-кат карадым, күңелемнән табибларны яклар өчен сәбәп эзләдем. Бәлки, ир тыпырчынгандыр, агрессив булгандыр?.. Юк, киресенчә, хәтта карышмый да. Машинада носилкалар бар бит! Атна башында сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте бу очрак буенча тикшерү башлануын җиткерде.

Юлия Скорина ул вакытка үзенә мәгълүм булганын хәбәрчеләргә язып җибәрде: ”2 апрельдә ашыгыч ярдәм станциясенә шалтыратып, Боз сарае янында кар өемендә ятучы ир турында хәбәр иттеләр. Килеп җиткән бригада 37 яшьлек түбәнкамалыны исереп йокыга киткән килеш тапкан. Фельдшерлар аңа нашатырь спирты иснәткән. Әмма ир аңына килү белән, кычкыра, аяк-куллары белән медицина хезмәткәрләренә таба «җилпенә» башлаган. Сәламәтлегенә куркыныч янамагач, фельдшерлар полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар һәм ирне аларга тапшырганнар. Тикшерү гаеплеләрне ачыклагач, аларга карата чаралар күреләчәк».

Әйе, исерек кешегә медицина ярдәме күрсәтү генә түгел, аның белән сөйләшәсе дә килми. Тик видеода бу адәмнең кулаяклары белән «җилпенүе» күренми. Киресенчә, фельдшер дорфа кылана. «Ашыгыч ярдәм» машинасы янына өстерәп китергәч, ирне шунда, пычракта калдыра ул.

Гаҗәп, ләкин социаль челтәрләрдә кешеләр бу адәмне түгел, ә табибларны кызганып, аларны яклый. «Бер исерек аркасында күпме бәла!», «Хәзер барысы да гаепле булачак, ә ул исереккә берни булмый» кебек шәрехнамәләр шактый.

Алай да, алларында исерек булса да, бу табибларның Гиппократ антын бирүен онытмыйк. Тикшерү озак бармады. Ике көннән фельдшерлар һәм «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе җавапка тартылачагы билгеле булды. Бу хакта НТР 24 телеканалына сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Сергей Мерясев хәбәр итте.  Гаеплеләрне эштән кумасалар да, аларга карата дисциплинар чара күреләчәк.

– Без тикшерү уздырдык. Әлбәттә, бу хәл бернинди кысаларга сыймый. Авыруны машинага кадәр фельдшерлар гына китерә алмаса, йөртүче ярдәм итәргә тиеш. Нинди генә халәттә булмасын, авыруга мондый мөнәсәбәт күрсәтергә ярамый, – диде Сергей Мерясев.

Искәрмә Кызганыч ки, мондый хәлләр бездә генә күзәтелми. Пермь өлкәсендә табиблар исерек ирне машинага кадәр асфальттан сөйрәп барган. Бер хатын носилка алмаулары сәбәбен сорагач, берсе: «Носилкалар авырулар өчен, ә бу кеше – пычрак», дип җавап кайтарган. Свердловск өлкәсендә исә аякларын кымшата алмаган ирне фельдшерлар «ашыгыч ярдәм» машинасыннан карга атканнар.

Фото: ntr-24.ru сайтындагы видео

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев