Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Сүзен тыңламаганы өчен

30 ноябрьдә, көндез, Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә, Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 9нчы йортның икенче катында, тәнендә төрле имгәнүләр булган аңсыз бер хатын ятуы турында хәбәр итәләр. Әлеге урынга тиз арада патруль-пост хезмәте экипажы һәм "Ашыгыч ярдәм" бригадасы да килеп җитә. Зыян күргән хатынны дәваханәгә китерәләр, тик ул...

30 ноябрьдә, көндез, Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә, Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 9нчы йортның икенче катында, тәнендә төрле имгәнүләр булган аңсыз бер хатын ятуы турында хәбәр итәләр.
Әлеге урынга тиз арада патруль-пост хезмәте экипажы һәм "Ашыгыч ярдәм" бригадасы да килеп җитә. Зыян күргән хатынны дәваханәгә китерәләр, тик ул бер сәгатьтән аңына да килмичә үлә.
Тикшерү барышында, үлгән хатынның шәхесе ачыклана. Ул 1968 елгы, Түбән Камада яшәгән. Полиция хезмәткәрләренә, 30 ноябрь көнне сәгать 10-11 тирәләрендә әлеге хатынның үзенең танышларына кунакка килгәнлеге дә мәгълүм була. Алар анда эчеп утырганнар. Шулчак бу хатынның "сожителе" дә шул квартирга килеп керә һәм, хатынның аннан башка гына күңел ачып утыруын сәбәп итеп, тавыш чыгара, хатыны белән бергә эчеп утырган квартир хуҗаларына да бәргәләп ала. Аннан соң ул исерек хатынын бу квартирдан сөйрәп алып чыгып китә башлый. Тегесе, чыгарга теләмичә, каршылык күрсәткәнлектән ул аны рәхимсез кыйнап ташлый. Хатын аңын югалтып егылгач, гомуми коридорда ташлап калдыра да чыгып китә.
Суд-медицина экспертизасы әлеге хатын башындагы, күкрәгендәге һәм корсак куышлыгындагы төрле имгәнүләрдән үлгән, дип нәтиҗә ясый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Инде элек тә өч мәртәбә хөкемгә тартылган 43 яшьлек ирне кулга алалар. Ул үзенең гаебен таный. Хатынны кыйнавының сәбәбен, аның үзе белән өйгә кайтырга теләмәвендә, дип аңлата.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев