Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Спорт белән бергә гомергә

Түбән Кама педагогия көллиятендә 40 елдан артык гомерен милли матбугатны үстерүгә багышлаган күренекле журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, спорт комментаторы, зыялы шәхес Виктор Шадринның 65 яшьлек юбилее уңаеннан портрет-кичә узды.

Бик күп вакыйгаларны колачлаган әлеге кичә– шәһәребезнең туган көненә багышлап уздырылучы «Синең күренекле кешеләрең, Түбән Кама» исемле чараларның чираттагысы. Ул бу күркәм шәхеснең Түбән Кама шәһәре спорты тарихын, аның бүгенгесен чагылдырган 2016, 2017 елларда дөнья күргән «Данил батыр» һәм «Спортны юлдаш итеп» китапларын, алданрак –2003 елда ук басылып чыккан «Түбән Кама көрәшчеләре» китабын укучы яшьләргә тәкъдим итү чарасы да булып торды. Киләчәктә үзләрен физик культура һәм спорт белән бәйләргә ният итеп, педагогия көллиятенең физик тәрбия укытучылары әзерләү бүлегендә укучы яшьләр зур кызыксыну белән Виктор Шадринга багышланган бай эчтәлекле күргәзмә белән дә таныштылар.
Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге чара бөтен гомерен, белемен, осталык һәм тәҗрибәсен татар көрәшен үстерүгә һәм дөньяда танытуга армый-талмый хезмәт иткән шәхесне олылау булды. Бу турыда әйтеп, юбилярны котларга килгән Түбән Кама шәһәре һәм районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова оештыручыларга, сценарий авторы милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллинага, Түбән Кама педагогия көллияте директоры Фәйрүзә Маниховага рәхмәтләрен ирештерде. Юбилярның керәшен халкының тарихын, йола-бәйрәмнәрен саклап калуга үзеннән зур өлеш кертүче шәхес булуын ассызыклап, аны гомер бәйрәме белән тәбрикләде һәм оешма каршында эшләп килүче «Сүрәкә» ансамбле солистлары башкаруында керәшен халык җырын бүләк итте.
Укучыларны Виктор Шадринның ваемсыз балачагы, спортка ничек килүе, спорт белән тыгыз үрелгән бүгенге хезмәт эшчәнлеге, үзенең спортның нинди төрләре белән шөгыльләнүе, республикада милли мәгариф һәм телебезгә булган вәзгыятькә кагылышлы сораулар, ул хезмәт куя торган «Шинник« спорткомплексындагы спорт секцияләренең эш тәртибе кызыксындырды.
Кичәне китапханә хезмәткәре Ольга Афонованың татар көрәшенә багышланган шигырьне сәнгатьле итеп укуы һәм «Илһам» ансамбле җырчысы Илшат Хәбибуллинның Сабантуй һәм милли көрәшкә гимн булып яңгыраган җыры бизәде.
Вәсилә ТАРАКАНОВА, Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенең әйдәп баручы библиографы.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев