Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Социаль челтәрләрдә: Түбән Камада балага эт ташланган

Түбәнкамалы сөйләвенчә, бу хәл Кызыл Чишмә бистәсенең Кама ярында булган.

"Кичә монда дүрт эт йоргән иде. Шуларның берсе малайга һөҗүм итте. Бала этне котыртмаган да иде. Шуннан соң бер кыз белән дә шул ук хәл булды. Бәхеткә, ул качарга өлгерде. Сак булыгыз! Мин дә этләрне яратам, ашатам. Ләкин монда инде башка хәл. Бәлки аларны приютка урнаштырыргадыр. Ул вакытта һәркемгә дә яхшы була", - диелә аноним постта.

Февраль аенда Түбән Кама районы башкарма комитеты хуҗасыз хайваннарны аулау һәм приютка урнаштыру эшен башкаручы оешманы сайлаган иде. Ул – Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә теркәлгән шәхси эшмәкәр Мадьянкин С. А.

2022 елның 22 мартында бу оешма тарафыннан, Кызыл Чишмә бистәсендә "Халык контроле" системасына кергән гариза буенча хуҗасыз хайваннар тотылган. Сукбай хайваннарны тоту турындагы гариза кабат башкаручыга җибәрелгән. Эшләр 2022 елның 30 апреленә кадәр башкарылачак",-дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль район Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге җитәкчесе Яна Енькова үзенең телеграм-каналында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев