Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

«Шуның белән тәмамланасы көн кебек ачык иде!»

Корымланган диварлар, түшәмнәр, тулысынча диярлек янган бүлмә... Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 2/39 йортның дүртенче катында төнлә фатир янган.

Ут чыгу турында хәбәр 23.30 да килеп ирешкән. Урынга коткаручылар, «Ашыгыч ярдәм» барып җитеп, янгын сүндерүчеләр бинада 18 квадрат метрлы фатир януын ачыклаганнар. Биш кеше йорттан үзе чыга алган, 14 кешегә, шул исәптән, җиде балага чыгарга булышканнар.

Төнге сәгать 12 тулып узгач, янгын сүндерелгән. Яр Чаллының пешүдән дәвалау үзәгенә алты кеше озатылган.

– 57 яшьлек ирнең тәненең 50 проценты, 56 яшьлек хатынның 40 проценты пешкән. Икесе дә реанимациядә, шок хәлендә, шуңа күрә алар белән сөйләшү нәтиҗә бирмәячәк. Янгын сәбәбе исә ут белән саксыз эш итү яки электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу дип фаразлана, – ди Түбән Кама күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы Рамил Насыйбуллин.

Бүлмәгә керергә куркыныч – андагы җиһазлар янып беткән диярлек, подъезд эче дә кап-кара корым. Аны йорт идарәсе хезмәткәрләре килеп, юа башлаганнар. Янгын чыккан фатирның астагы күршеләре дә шактый зыян күргән. Ут сүндергәндә аккан су аска үтеп, күптән түгел ремонтланган бүлмәләргә зарар салган. Тарттырылган тү-шәм җыелган суны күтәрә алмыйча, идәнгә диярлек төшкән. Соңрак белгечләр килеп, аны бушатканнар.

– Балам да авырый. Температурасы төшеп, йокыга гына киткән иде, янгын сүндерүчеләр ишек шакып, аска төшәргә куштылар.   Документларны җыеп, баланы аска алып төшеп, машина эченә яткырдым. Апа ире белән килеп, аны алып киттеләр, – дип сөйләде хатын.

Башка күршеләр алай озак сөйләшеп торырга теләмәде. «Ачуым кайный, артыгын әйтеп ташлармын», – дип тә ычкындырды бер ир. «Шуның белән тәмамланасы көн кебек ачык иде!» дип, сүзгә кушыла шул йортта яшәүче хатын.

 Тагын бер күрше хатыны әйтүенчә, дүртенче катта яшәүчеләр барысы да диярлек хәмер эчә. Янган фатир хуҗалары да шундыйлардан икән. Аларны ничә кисәтсәләр дә, файдасы тимәгән. Хатыны – авыру, ире урам себерүче булып эшли. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев