Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Шул да булдымы җәза?!

Гомердә булмаганны Түбән Камада гүзәл затлар «Гаилә» паркына барудан курка башладылар. 3 июльдә анда хатын-кызларга ташланган бер бәндәне тотканнар.

Ул хатын-кызларга гына зыян салган, бигрәк тә йөкле һәм балалы ханымнар­га карата рәхимсез булган. Парктагы камералар бу кыланмышларын яздыр­ган. Әнә бер ханым өч баласы белән бара, этеп барган арбасында тагын бер сабый. Шулчак бу хәшәрәт арттан йөгереп килеп, әни кешегә нык кына тибә. Ханым егыла, куркуыннан башта берни аңламый, аннары торып качмак­чы була, тик ир кабат берничә тапкыр китереп тибә. Тавышлары ишетелмәсә дә, балаларның маньякка ачыргаланып кычкырулары күренә. Ярдәмгә килүче генә юк.

Икенче язмада ул йөкле ханым артын­нан бара. Булачак ана нидер сизенеп йөгерә, әмма ерак китә алмый. Ханым кычкырып кешеләрне ярдәмгә чакы­ра, җинаятьчедән үзенә тимәвен үтенә, әмма ир тыңламый. Бәхеткә, ярдәмгә бер ир килеп җитә.

– Мин парк аша эшкә бара идем. Ә бу адәм ботыма берничә тапкыр типте. Башта бик курыксам да, хәзер үземне ях­шырак хис итәм, – ди 25 яшьлек ханым.

Ир күпмедер вакыт үтеп-сүткән хатын-кызларны типкәләвен дәвам иткән. Шуларның берсе генә (!) парк сакчыла­рына мөрәҗәгать иткәч, алар аны тотып алып, хокук сакчыларына тапшырган­нар. Видеокамералар куелган-куелуын, тик көпә-көндез өстеңә ташланучыдан сакланып та булмаса, аларның нәрсәгә кирәге бар?!

Түбәнлек кылучы – шартлы рәвештә хөкем ителгән 34 яшьлек түбәнкамалы. Кыланмышын ул гүзәл затларны күрә алмавы белән аңлаткан. Берничә сәгатьтән аны полициядән чыгарула­ры турында хәбәр шәһәр халкында ри­засызлык тудырды. Хөкем ителү срогы тәмамланмаган килеш, хатын-кызларга физик һәм психологик зыян салган бу адәмгә карата административ беркетмә генә төзелгән һәм 1000 сум штраф билгеләнгән.

Әмма оператив бүлекнең аерым йөкләмәләре буенча өлкән инспектор Иделия Шагова әйтүенчә, хәзерге ва­кытта «Гаилә» паркында булган вакыйга буенча зыян күргән хатын-кызлар суд-медицина экспертизасы узалар. Ачы­кланганча, бу бәндә өстеннән полициягә өч кеше гариза язган. 1 июльдә банкларның берсе янында ул 1992 елгы кыз­га типкән. Кыз күп төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Тагын ике гариза паркта зыян күрүчеләр тарафыннан язылган. 8 июльдә ул бәндәгә карата «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Аңа биш елга кадәр төрмәгә эләгү яный.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X