Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Шуклыкмы, башбаштаклыкмы, мәнсезлекме?

Быел ут белән шаяручылар бермә-бер арткан. Ел башыннан инде 70 ләп тапкыр коры үлән һәм чүп янган.

Шушы көннәрдә генә “Панорама” сәүдә үзәге янында кырдагы үлән яна башлаган. Җиле көчле булгач, ялкын тиз арада якында торган машиналарга “үрмәли”. Сулары беткәч, янгын сүндерүчеләр утны киемнәре белән сүндереп, фаҗигане булдырмый калганнар.

Шунысы гаҗәп, берничә янгын сүндерүче ялкынны сүндергән вакытта, аларны күпме кеше телефоннарына төшергән, ә чыгып ярдәмгә килүчеләр табылмый. Битарафлык безнең өчен гадәти нәрсәгә әйләнеп бара түгелме?

Янгынга килгәндә, башта балаларны гаеплиләр. Янәсе, шуклык белән ут төрткәннәр дә качканнардыр. Әмма тиздән якындагы йортларга беркетелгән видеокамералар хәлгә ачыклык кертергә мөмкинлек бирә. “Татвижн” ҖЧҖ директоры Роман Кондрашин әйтүенчә, моны олы кеше эшләгән. Чыннан да, видеоязмада велосипедта баручы ирнең туктап, үләнгә ут төртүе яхшы күренә.

Ә моны ничек дип атарга? Шуклыкмы, башбаштаклыкмы, мәнсезлекме? Янгын сүндерүчеләр булмаса, аның бу гамәле зур фаҗигагә китерергә бик мөмкин иде.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Корабельная роща һәм Гайнуллин урамы янәшәсендә кырлар да янган. Белгечләр фикеренчә, аларга да ут төрткәннәр. Мондый шуклык нәтиҗәсендә, милек яки корылмалар янса, гаеплегә карата җинаять эше ачыла. Менделеев урамындагы хәлгә килгәндә, “шаяртучы” әле табылмаган. Бу гамәле өчен аңа штраф түләргә туры киләчәк.

Шушы көннәрдә тагын бер янгын “Дуслык” бакчачылык ширкәтендә чыккан. Вакыйга кичке сәгать 7ләрдә булган. Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергәннәр. Алар килеп җиткәнче, күршеләр ялкынны үз көчләре белән шлангтан су сибеп сүндерергә тырышканнар. Нәтиҗәдә, бер бакчада – чатыр, икенчесендә сарай янган. Тикшерүне Алабуга районы тикшерүчеләре алып бара.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев