Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Штрафыңны вакытында түләмәсәң...

Юл хәрәкәте кагый-дәләрен бозучы штрафны 30 көн эчендә түләмәсә, аны икеләтә, ләкин 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләргә туры килә. Әйтик, «ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче 32 яшьлек адәмнең иминлек каешын эләктермәгәне һәм тәрәзәсен караңгылатканы («тонировка») өчен һәрберсе 500 сумлык 10 штрафы җыелган. Шәхси эшмәкәр аларны вакытында түләмәгән. Нәтиҗәдә, 5000 сум...

Юл хәрәкәте кагый-дәләрен бозучы штрафны 30 көн эчендә түләмәсә, аны икеләтә, ләкин 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләргә туры килә.
Әйтик, «ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче 32 яшьлек адәмнең иминлек каешын эләктермәгәне һәм тәрәзәсен караңгылатканы («тонировка») өчен һәрберсе 500 сумлык 10 штрафы җыелган. Шәхси эшмәкәр аларны вакытында түләмәгән. Нәтиҗәдә, 5000 сум урынына суд аңа 10000 сум штраф билгеләгән. Судтан соң әлеге ир икенче көнне банкка барып, әнә шул 10000 сумны түләп кайткан. Шулай итеп, штрафларын аңа икеләтә арттырып түләргә туры килгән.
49 яшьлек беркайда да эшләми торган адәмгә өч мәртәбә юл аша тиешсез урында чыкканы өчен, «гаишник»лар 200әр сум штраф салганнар. Ул яшәгән Мәктәп бульвары урамындагы 9нчы йорттан ерак түгел җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны бар. Әмма аңа, нигәдер, 5 метр араны үтү бик авыр икән. «Ни өчен штрафларыңны вакытында түләмисең», дип сорагач, «урамга чыккан саен ГАИ инспекторлары мине туктатып, протокол төзиләр, туйдырып бетерделәр инде. Эшләмәгәч, штраф түләргә түгел, ашарыма да акчам юк», дип зарланды ул. Полиция капитаны А.Гыйльфанов әйтүенчә, бу ир пропискадагы адресы буенча яшәми, еш кына шешәдәше янында кунып кала. Пенсия акчасын аракыга гына туздыра.
- Бер мәртәбә дә аек килеш күргәнем юк аны, - ди участковый.
Бу исерек юл аша теләсә кайда чыгып, рульдәгеләргә комачауламасын һәм тәгәр-мәч астына эләкмәсен өчен, судка кадәр, аны бер тәүлек-кә «утыртып» куйдылар.
Яшьлек урамындагы 9нчы йортта яшәүче 46 яшьлек адәмгә берничә ай элек юл аша тиешсез урында чыкканы өчен, 200 сум штраф салганнар. Үз сүзләренә караганда, түләргә оныткан. ГАИ инспекторы А.Сафронов һәм участковый А.Гыйльфанов ишеген шакыгач, куркып калган бу ир икенче көнне үк штрафын түләр өчен ГАИга барасына ышандырган.
Рульдәгеләр кебек үк, җәяүлеләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Әмма светофорның кызыл утына игътибар итмичә яки юл аша тиешсез урында чыгучылар күп. ГАИ төзегән исемлектә алар - 93 кеше. Тиешле урында чыкканда да, бәрдереп имгәтүләр Түбән Камада көн саен була диярлек, шуңа күрә юл аша чыкканда һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк. Ә инде юл аша тиешле урында чыкмаган өчен штраф салдылар икән, аны вакытында түләү хәерле. Югыйсә, 200 сум урынына - 400 сум түләтерләр яки 15 тәүлеккә «утыртып» куярлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев