Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Шәһәрне тетрәткән фаҗига

Соңгы атнада Түбән Кама юл-транспорт һәлакәтләренә бай булды. Мәсәлән, тимер юл аша чыгып, чистарту корылмаларына борылган урында «Лада Калина» автомобиле «ВАЗ-21124» белән бәрелешкән.

Билгеле булганча, 76 яшьлек «Лада» йөртүчесе, Зур Афанас авылыннан чыкканда, төп юлдан барган «ундүртле»не уздырмаган. Нәтиҗәдә, «ВАЗ» автомобилендә булган 43 яшьлек пассажир хатынның умрау сөяге сынган һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән.
Узган шимбә кичендә Түбән Кама – Ильинка юлыннан баручыларга бер километрга сузылган бөкедә байтак торырга туры килгән. ЮХИДИ биргән мәгълүмат буенча, «Киа Рио» автомобиле алдагы машинаны узарга ниятләп, каршы як юлга чыккан һәм зур тизлек белән «Лада Веста»га барып бәрелгән. Бәхеткә, икесендә дә куркынычсызлык мендәрләре булган. Урынга янгын сүндерүчеләр, «Ашыгыч ярдәм», ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп җиткән. «Лада»дагы кешеләрне чыгарыр өчен коткаручылар ярдәмгә килгән. 24 яшьлек кызның кабыргалары, 30 яшьлек ирнең умыртка баганасы сынган, 35 яшьлек тагын бер ирнең башы җәрәхәтләнгән. 
Дүшәмбе көнне көндез исә шул ук юлда тагын бер фаҗига булган. Бу юлы «Хендай Портер» йөк машинасы һәм «Дэу Нексия» автомобиле бәрелешкән. Билгеле булганча, Ильинка авылына таба баручы «Нексия» йөртүчесе, «Узу тыела» дигән юл билгесенә игътибар итмичә, каршы юлга чыккан һәм йөк машинасы астына барып кергән. Анысы, чигенеп, арттан килгән «Лада Гранта»ны бәргән. Авария нәтиҗәсендә, «Нексия»нең дүрт пассажиры зыян күргән. Ә йөртүчесе авария урыныннан качкан. Полиция хезмәткәрләре аны икенче көнне үзе яшәгән йорт янында кулга алганнар.
Әмма шәһәр халкын тетрәткән фаҗига узган җомгада булган. Корабельная урамындагы 26 йортта яшәүче 6 яшьлек малай машинага тапталып үлгән. Бала юлны тиешсез урында йөгереп чыкканда «Мерседес» автомобиле көпчәге астында калган. Машина зур тизлек белән килгән, шуңа да вакытында туктап кала алмаган. Җәрәхәтләрдән малай шунда ук җан биргән. Бала урамда ялгызы гына йөргәндә, әти-әнисе өйдә лаякыл исерек хәлдә ятканнар. Шунысы да бар: икенче көнне һәлакәт булган урыннан 50 метр читтәрәк җәяүлеләр өчен аркылы чыгу юлына билге ясап куйганнар. Моны элегрәк эшләргә нәрсә комачаулаган? 
Шушы көннәрдә Корабельная урамындагы 17 нче йорт янында тагын бер кешене бәрдергәннәр. «ВАЗ» автомобиле рулендә 20 яшьлек кыз булган. 58 яшьлек зыян күрүче тиешсез урында юл аша чыккан. Нәтиҗәдә, баш миенә кан савып, кабыргалары сынган, нык җәрәхәтләнгән ир хастаханәгә озатылган. Табиблар әйтүенчә, хәле авыр.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X