Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Шәһәребездә төрле халыклар үзара тату яши

Түбән Камада Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә шәһәрнең барлык милли оешмалары катнашты.

Бәйрәмне инде берничә ел Халык иҗаты йортында зурлап оештыралар. Фойеда милли автономия һәм оешма күргәзмә әзерли. Сәхнәдә аннары зур концерт күрсәтелә. Быел да шулай булды.
Күргәзмәдә ни генә юк: көнкүреш әйберләре дә, милли ризыклар да, курчаклар, китаплар... Һәр оешма вәкилләре кунаклар белән үз туган телләрендә исәнләште.
– Удмурт хатын-кыз киеме буыннан буынга тапшырыла. Күлмәк кызыл төстә булырга тиеш, чөнки кызыл төс – яшәү символы. Тагын алъяпкыч, яулык һәм иң өлкән кызга тапшырыла торган муенса бар. Менә минем муенсада 1832 елгы акчалар да бар. Күлмәктә алсу, яшел, сары тукымадан тегелгән тасмалар да булса яхшы, – дип аңлата удмурт оешмасы рәисе Валентина Шурыгина.
– Бәлешебез пеште, чәй кайнады, кызларыбыз чәкчәк пешереп алып килде. Кунакларны каршы алырга әзербез. Рәхим итегез! – дип чакырып тора Түбән Каманың «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы Илһамия Зәйнуллина.
Бүгенге көндә шәһәребездә барлыгы 16 милли оешма теркәлгән. Алар зур һәм тату гаилә булып, Халык Дуслыгы йор-тында очраша, бәйрәмнәрдә бер-берсенә кунакка йөрешә.
Халык иҗаты йортына шулай ук шәһәр җитәкчеләре һәм дәрәҗәле кунак – ТР Халыклар ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев килде. Кунакларга күргәзмә бик ошады.
Соңрак күрсәтелгән концертта милли оешмалар да, шәһәр һәм район иҗат коллективлары да катнашты.
– Бүгенге көндә шәһәребездә 50 дән артык милләт вәкиле яши. Түбән Кама толерантлык, татулык белән аерылып тора. Бу ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәч, без милли бәйрәмнәрне һәм чараларны, бездә яшәүче милли оешмалар эшчәнлеген киңрәк яктыртачакбыз, – ди Түбән Кама муниципаль район башлыгы урынбасары Тимур Гәрәев.

Фото: vk.comФото com/uk_nk/nk сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев