Туган як

Шәңгәлчедә – котырган төлкеләр

Менә инде ничә көн район гөр килә, барысының телендә бер сүз: Шәңгәлчегә котырган төлкеләр төшкән, аларның өчесе атып үтерелгән, авылда карантин игълан ителгән, имеш. Котырган төлкеләр турындагы хәбәрне җомга иртәсендә авыл рәисе Рамил Сәлимов та раслады. Ул Шәңгәлче янында биш төлке күренүе, аларның үз-үзләрен сәер тотулары, кешеләрдән курыкмаулары, ахыр чиктә,...

Менә инде ничә көн район гөр килә, барысының телендә бер сүз: Шәңгәлчегә котырган төлкеләр төшкән, аларның өчесе атып үтерелгән, авылда карантин игълан ителгән, имеш.

Котырган төлкеләр турындагы хәбәрне җомга иртәсендә авыл рәисе Рамил Сәлимов та раслады. Ул Шәңгәлче янында биш төлке күренүе, аларның үз-үзләрен сәер тотулары, кешеләрдән курыкмаулары, ахыр чиктә, өчесенең атып үтерелүе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, авылга шундук район ветеринария хезмәтеннән һәм сан-эпидемстанциядән белгечләр чакырылган, нәтиҗәдә, мө-гезле эре терлеккә һәм эт-мәчеләргә 100 процентлы вакциналаштыру үткәрергә карар кылынган.
Район ветеринария хезмәте эпизоотологы Роберт Гыйльмуллин хәбәр иткәнчә, атып үтерелгән төлкеләрдән, чыннан да, икесенең котырган булуы расланган, ә менә өченчесе авыру булганмы-юкмы - билгесез. Ник дигәндә, җәнлекне тикшерү өчен кирәкле материал, гадәттә, баш миеннән алына, ә пуля төлкенең нәкъ башына эләккән - аның сәламәт булу-булмавын ачыклый алмаганнар. «Ни дисәң дә, ерткыч җәнлекләрнең кеше яши торган урынга бик якын килүе сәер, гадәти булмаган күренеш», - дип аңлатты Роберт әфәнде. Һәм бу очракта «Шәңгәлче төлкеләренең» чирле булулары көн кебек ачык. Шуңа күрә бүген авыл халкының сәламәтлеген сак-лап калу, гомумән, районда яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү төп бурычлардан санала. Җирле власть моның өчен кирәкле чаралар күрергә тырыша.
Шулай итеп, узган ялларда Шәңгәлчедәге барлык малларга котыруга каршы прививкалар ясалды. Эт-мәчеләр дә вакциналаштырудан читтә калмады, аларны хуҗалары әле дә бәйдә тота. Әгәр дә берәрсе урамда күренсә, аны шунда ук атып үтерәчәкләр. Мөгезле эре терлек көтүгә йөрүен дәвам итә, аларның сөтен эчәргә ярый. Әмма прививка ясаганнан соң ике атна вакыт узмыйча, хайваннарны суярга киңәш ителми. Шулай ук, урманнарда-кырларда төлкеләр һәм башка ерткычлар өчен дару салынган ризык таратылды. Әйтергә кирәк, авыруның беренче билгеләре сизелә башлаганчы ук дәваланмаган очракта, исән калу ихтималы бик аз. Котырган хайван тешләсә яисә тырнаса, аның төкереге тәнгә тисә, әлеге йогышлы авыру кешегә дә күчәргә мөмкин. Профилактика чаралары турында авыл халкына узган пәнҗешәмбедә үк «Роспотребнадзор» хезмәткәрләре аңлаткан инде, алар шәңгәлчелеләрне мал-туар, йорт хайваннары белән эш иткәндә аеруча сак булырга, ул-бу булса, травпунктка мөрәҗәгать итәргә чакырган. Бәхеткә, авыру төлкеләргә якын килүчеләр юк.
Урманда яшәүче җәнлек-ләрнең, шул исәптән, куян һәм төлкеләрнең, авыл җирлегенә төшүләре күпләргә сәер тоеладыр. Ә менә район ветеринария хезмәте белгечләре әйтүенчә, Зәй буйлары, элек-электән, җанварларның миграция урыннары булып саналган, һәм бу районнарда һәрвакыт саклык чаралары күрелгән. Быел да февральдә вакциналаштырылган азык тараткан булганнар. Тик Шәңгәлчегә төшүче төлкеләр инде профилактика чараларыннан соң дөньяга килгән яшь токым булып чыккан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: