Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Саннар арта гына

Түбән Кама ЮХИДИ бүлегендә узган елга нәтиҗә ясап, аның начальнигы Рөстәм Гарипов аварияләр буенча төгәл саннар китерде.

11 ай эчендә Түбән Кама муниципаль районы юлларында 316 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 15 кеше һәлак булган һәм 404 җәрәхәтләнгән. Чагыштыру өчен, 2018 елда барлыгы 253 авариядә 12 кеше үлгән һәм 330 зыян күргән.
Очракларның күпчелеге – машиналарның бәрелешүләре (40,2 процент) һәм җәяүлеләрне таптату (38,6 процент). Статистика буенча, аварияләрнең иң күп саны чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 17.00-19.00 сәгатьтә теркәлә. Моңа шулай ук юлларны начар яктыртылуы да тәэсир итә. Шулай да, белгечләр тагын бер тапкыр анализ ясап, чаралар күрер өчен, фикерләрен тәкъдим итәчәк.
Хәмер эчкән йөртүчеләр гаебе белән 21 һәлакәт теркәлгән, шуларда өч кеше үлеп, 38е җәрәхәтләнгән. Машина йөртү стажы ике елдан кимрәк булганнар катнашында, 34 авария теркәлгән. Анда исә бер кеше һәлак булып, 45енең сәламәтлегенә зыян килгән.
Рөстәм Гарипов әйтүенчә, рульгә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр дә утыра. Алар алты юл-транспорт очрагына тарып, 10 кеше сәламәтлегенә зыян салган.
16 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте булган, 64 бала зыян күргән. Бер үлем очрагы декабрь аенда теркәлде: ул вакытта «Мерседес» автомобиле Зәй – Сухрау трассасында юл аша чыгучы 12 яшьлек кызны бәрдергән иде. Балалар саксызлыгы аркасында 10 авария теркәлгән. 61 һәлакәт очрагыннан 36сы – җәяүлеләрне бәр- дерү (10сы – кичен һәм төнлә). Бу вакытта бер генә балада яктылык кайтаргыч элементлар булган.
Әлбәттә, мондый афәтләрне булдырмас өчен, иң яхшы чара – профилактика. Шуңа күрә, ЮХИДИ инспекторлары даими рейдлар уздыра. Алар исә үз нәтиҗәсен бирә: куркынычсызлык каешларын каптырмыйлар, исерек килеш рульгә утыручылар очрый, светофорның кызыл утына узып китәләр һ.б. Барлык тотылганнарны җәза көтә.
Әмма юл кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә боза. Әйтик, 700 кеше юл аша чыгу кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылган.
Фото НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев