Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Шәһри Болгарга сәфәр кылдык

Узган якшәмбедә Татарстан Республикасының Болгар дәүләт тарихи архитектура музейтыюлыгында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1101 еллыгына багышланган «Изге Болгар җыены» булды.

Анда республиканың һәм Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән килгән кунаклар да шактый иде. Шулай ук Түбән Камадан да 200 ләп кеше Болгарга сәфәр кылды.

Без — түбәнкамалылар, иртән үк, уңайлы биш автобуска утырып, сәфәргә кузгалдык. Мин мәчет вәкилләре, дин әһелләре, аксакаллар утырган автобуста бардым. Юлда күңелсезләнерлек булмады, автобус кузгалып, янәшә утырганнар белән бераз танышып, аралашып алгач, Булат хәзрәт Баһаветдинов сүз алып, сәфәрнең максаты һәм Болгар каласының мөселманнар һәм татарлар өчен тарихи әһәмияте турында сөйләде. Башка автобусларда да шундый ук тематик чыгышлар булгандыр, дип уйлыйм. Кызыклы әңгәмәләр белән юлның ераклыгы сизелмәде дә... 

Килеп җиткәч, автобуслардан төшеп, Болгар җиренә аяк баскан сәфәрчеләрне, алдан килеп, биредә урын алган Салих хәзрәт Ибраһимов каршылады. Шунысын да искәртү урынлы булыр: Болгар җыенында шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, башкарма комитетның иҗтимагый оешмалар белән элемтә hәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Радик Шәйдуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, конгрессның башкарма директоры Фирдәвис Ханов һәм башка җитәкчеләр дә бар иде. 

Җыенның рәсми өлеше башланганчы, әле шактый вакыт булганлыктан, күпләр борынгы шәһәрнең архитектура истәлекләрен карарга юнәлделәр. Анда барып җиткәнче, чакырымнарга сузылган сәүдә рәтләре аша узарга туры килде, билгеле. Төрле төбәкләрдән килгән сәүдәгәрләр нәрсә генә сатмый! Кием-салым, йорт кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, сувенирлар, китаплар, азык-төлек — кыскасы, җаның ни тели шуны алырга була. 

Тыюлыкның истәлекле архитектура комплексын караганнан соң, кемнәрдер рәсми чыгышлар булачак мәйдан янына узып, җыр тыңлады, кайберләре Кама яры буена килеп, күз алдында еракларга сузылган гаҗәеп табигый манзарага карап сокланды, фотога төште, агач күләгәсендә ял итте. 

Менә дәрәҗәле кунаклар килеп, сәхнәгә күтәрелде. Алар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти-шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмаил хәзрәт Бердиев һ.б. катнашып, чыгыш ясадылар. Шунысын да искәртик, «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» дип аталган ХIV Халыкара икътисадый форумында катнашкан дин әһелләре дә килгән икән «Изге Болгар җыены»на. 

Быелгы җыенның бер үзенчәлекле ягы бар — бирегә Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның якыннарының 10 әйбердән торган уникаль ядкарьләре күргәзмәсе дә китерелгән. Әлбәттә, кеше күп булганлыктан, һәркемгә дә аларны карау насыйп булмады. Баштагы фаразлар буенча җыенда 40 меңләп(!) кеше катнашыр дип планлаштырылган. 

Рәсми чыгышлардан тыш, сәхнәдә танылган артистларның җырлары яңгырады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге бер төркем күренекле язучыларның, шагыйрьләрнең чыгышлары да килгән кунакларны битараф калдырмады. Шунысын да язу урынлы булыр, алар арасында түбәнкамалы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәфыйк Әхмәдиев тә бар иде. Ул телебез, милләтебез турында күңелләргә үтеп керешле шигырен сөйләде.

Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач, кешеләр намазга агылды. Намаздан соң спорт сөючеләр милли көрәш ярышын карый алды. Һәм, әлбәттә, күркәм гадәткә әверелгәнчә, түбәнкамалылар өчен, һәр елдагыча, хәтфә чирәм өстендә «аш өстәле» әзерләнгән иде. Бу — Түбән Кама үзәк мәчетеннән алдан килгән пешекчеләр тырышлыгы. 250 кешегә исәпләнгән тәмле пылау, чәй хәстәрләп куйганнар. Рәхмәт аларга!

Ашап туйгач, кайтыр юлга кузгалдык. Автобуста үзара җанлы әңгәмәләр дәвам итте. Шулай булмый хәле дә юк, көн буена алган тәэсирләр бик күп җыелган, сөйләр сүзләр, уртаклашыр фикерләр баштан ашкан! 

Без утырган автобуста баручы һәвәскәр тарихчы Мансур ага Ганиев юлчылар алдында сүз алып, Болгарның тарих сәхифәләрен искә төшерде. Ә тагын да куанычлысы, ул кайту юлында урнашкан авылларны да яхшы белә икән. Шулар хакында да гади һәм аңлаешлы итеп, сәфәрчеләргә кызыклы мәгълүмат бирде... 

Әлбәттә, тарихи урыннарга быелгы сәфәр түбәнкамалылар күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калдыргандыр. Саулык-сәламәтлек булып, дөньялар тыныч булса, халкыбызның данлы үткәнен саклаучы андый урыннарга күмәк сәфәрләр оештырылып торса яхшы инде, диештеләр үзара саубуллашканда сәфәрчеләр. 
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев