Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Сабыйны башка әти-әни үстерәчәк

Күптән түгел «Туган як»та баласын төзелештәге салкын таш өстендә ташлап киткән хәсрәт ана турында язган идек. «Ана» исемен йөртүче ул 22 яшьлек юньсез хатын бер чит ир белән җенси мөнәсәбәткә кереп, аннан балага узган. Әлбәттә, иренә бу турыда сөйләмәгән. Иртүк торып эшкә китүче һәм соң гына кайтучы ире аны-моны сизенмәгән....

Күптән түгел «Туган як»та баласын төзелештәге салкын таш өстендә ташлап киткән хәсрәт ана турында язган идек. «Ана» исемен йөртүче ул 22 яшьлек юньсез хатын бер чит ир белән җенси мөнәсәбәткә кереп, аннан балага узган. Әлбәттә, иренә бу турыда сөйләмәгән. Иртүк торып эшкә китүче һәм соң гына кайтучы ире аны-моны сизенмәгән.

Хатынның хезмәттәшләре генә аның авырлы булуын белгәннәр. Бала тугач, ул иренә: «Бу - бер дустымның баласы. Ул, сабыйны миңа калдырып, берничә көнгә чит илгә китеп барды», - дип акланган.
Берничә көннән бу хатын баласын төзелештә калдырып киткән. Аны бу тирәдә уйнап йөргән балалар табып алганнар һәм бу турыда узып баручы бер иргә сөйләгәннәр. Ул исә, үз чиратында, «Ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырткан. Кызчыкны дәваханәгә алып киткәннәр. Биредә аңа Йолдыз дигән исем биргәннәр.
Теге «ана» тиешле хатынны да эзләп тапканнар. Аның законлы ире һәм өч яшьлек малае бар. Ул үз гаебен таныган һәм баланы үзенә кире кайтарырга теләгәнен әйткән. Әмма опека һәм попечительлек бүлеге хәсрәт «ана»га баланы кайтарырга ярамый, дип саный.
Берничә көн элек булган суд баланы башка ата-анага бирергә дигән карар кабул иткән.
- Йолдызны тәрбиягә алырга теләүчеләр күп булды, әмма без балаларны чират тәртибендә бирәбез. Чираты килеп җиткән гаиләгә Йолдызны тәрбиягә алырга тәкъдим иткәч, алар каршы килмәде. Хәзер кызчыкның әти-әнисе һәм бертуган абыйсы булачак, - ди муниципаль районның опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Наталья Гайсарова.
Закон нигезендә, суд кабул иткән карар бер ай дәвамында гамәлгә керәчәк. Бу вакыт эчендә юньсез «ана» әле баланы үзенә кире кайтару өчен тырышып карый ала.
Алга таба нәрсә буласын вакыт күрсәтер, әмма баласын чыгарып ташлаган таш бәгырьле «ана»га, барыбер, суд каршында җавап тотарга туры киләчәк. Аңа бер елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X