Туган як

Рульдәгеләр узынды...

Бәйрәм көннәрендә исерек хәлдә руль артына утырган 52 адәм актыгын «гаишниклар»эләктергән, 78 автомобиль штрафстоянкага ябылган. 5 майда Яшьлек урамындагы 23нче йорт каршында «ВАЗ-21093» автомобиле 11 яшьлек кызны бәрдереп имгәтә. 6 майда Менделеев урамындагы 17нче йорт каршында рулендә 37 яшьлек берәү булган «ВАЗ-2110» 71 яшьлек җәяүлене таптата. Бабайның юл аша тиешсез...

Бәйрәм көннәрендә исерек хәлдә руль артына утырган 52 адәм актыгын «гаишниклар»эләктергән, 78 автомобиль штрафстоянкага ябылган.
5 майда Яшьлек урамындагы 23нче йорт каршында «ВАЗ-21093» автомобиле 11 яшьлек кызны бәрдереп имгәтә. 6 майда Менделеев урамындагы 17нче йорт каршында рулендә 37 яшьлек берәү булган «ВАЗ-2110» 71 яшьлек җәяүлене таптата. Бабайның юл аша тиешсез урында чыгуы -бу аны бәрдереп китәргә ярый дигән сүз түгел. 9 майда Тынычлык урамындагы 38нче йорт каршында «Опель Корса» велосипедчыны бәрдереп имгәтә. Автомобильнең 31 яшьлек йөртүчесе светофорның кызыл утына игътибар итмәгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: