Туган як

«Рәхимсез кешедән рәхимле мәче яхшы»

Эт-мәчеләрне җәберләү психик тайпылышмы, әллә тәрбия нәтиҗәсеме?

Мәрхәмәтле түбәнкамалылар шәһәребезнең Спорт урамында күзләре чокылган мәчегә тап булалар. Билгесез хәшәрәт җаннар (аларны «кешеләр» дип язарга кул бармый) бичара җан иясен шулай җәфалап, үләргә калдырганнар. Мескен песинең гомере бетмәгән булган, аны үзиреклеләр Әлмәт шәһәренә алып барып, операция ясаткан.

Әлегә ул ветеринарлар күзәтүе астында, белгечләр аны дарулар белән дәвалыйлар. Киләчәктә мәчене шәһәрдәшебез Любовь Плеханова үзенә алырга ниятли. Кызганыч, эт-мәчеләрне шулай мәсхәрәләүнең беренче очрагы гына түгел бу. Шул ук Спортивная урамында авызы кыйшайган мәче дә табылган иде. Хәтерләсәгез, узган ел үз этенә берничә мәртәбә пычак белән кадаган түбәнкамалы гамәле җәмәгатьчелектә зур шау-шу уятты. Үзеннән көч-сезләргә бары тик психик яктан тайпылышы булган, бичара бәндәләр генә кул сузадыр?

Яңа федераль закон буенча эт-песиләрне аулау тыела. Ә кая куярга аларны? Колакларына чиплар тагып, стерильләштереп кире урамга чыгару мәрхәмәтлелек күрсәтү саналамы? Түбән Кама ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илназ Әгълиуллин бу проблемадан зур приютлар ачып котылып була дип саный. Әлеге фикер белән килешми мөмкин түгел. Дөрес, андый приютлар шәхси кулда түгел, ә дәүләт исәбендә булсын иде. Чөнки шәхси куллардагы приютлар, бер карасаң, акча юклыктан зарланса, икенче яктан мәрхәмәтле түбәнкамалыларның дүрт аяклы дусларын кызганып биргән акчалары максатчан тотылмый дип шау-шу куптара.

Дөрес, Федераль закон буенча хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә өчен кешеләрне җаваплылыкка тарту каралган. Әйтик штраф күләме гади кешеләргә – 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр; вазыйфаи затлар өчен – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр; юридик затлар өчен – 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр. Тик «Кулыннан тотмаган карак түгел» дигән әйтемдәге кебек, җинаятьне дәлилләргә кирәк бит әле.

Любовь Плеханова сүзләренчә, алар инде күп мәртәбәләр полициягә гариза язганнар. Тик җаваплылыкка тартылучы гына юк икән. Минемчә, иң яхшысы, барлык эт-песиләрнең исәбен алу. Нигә баласына уйнарга дип алган песи баласын, көчекне кабат урамга куып чыгарган кешегә җәза юк. Ул бит тере, уенчык түгел. Шулай ук эт-песиләр балалагач, аларның балаларын да урамга ташлап китәләр. Әгәр һәр песи, эт кешеләр кебек исәптә булса, аларның бала табу мөмкинлеге паспортында язылган икән, хуҗасыз хайваннар мәсьәләсе юкка чыгачак.

Дөрес, бу – күп акчалар сорый торган зур хезмәт. Ә этләрне стерильләштерү өчен азмы-күпме акча тотыла бит инде болай да. Без кешелекле, алга киткән дәүләт булабыз икән, бу проблеманы чишү өчен дә акча табылса иде. Әти-әниләргә дә кечкенәдән үк дүрт аяклы дусларыбызга рәхимле булырга өйрәтергә кирәк. Бар тәрбия мәсьәләсен мәктәпкә генә аударып калдырырга ярамый. Эт яисә мәчене типкәләгән, кыерсыткан бала үскәч миһербанлы була алмыйдыр? Бүген ул эт-мәчене кыерсытса, иртәгә әти-әнисен дә урамга куып чыгарырга мөмкин.

Ә инде мондый рәхимсезлекне зур кеше эшләсә, аның шундый адымга баруы – башка сыймаслык хәл! Ярый әле шәһәребездә киң күңелле, йортсыз-җирсез хайваннар язмышына битараф калмаган игелекле үзиреклеләр бар. Ярдәм кулы сузарга әзер түбәнкамалылар янәшәбездә тагын да күбрәк булса, дүрт аяклы дусларыбыз югарыда язылган мәче хәлендә калмаслар иде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: