Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Профилактик әңгәмә

Мошенниклар активлашты. Түбән Камада соңгы тәүлек эчендә 8 алдау очрагы теркәлде. Шуңа бәйле рәвештә, полиция хезмәткәрләре профилактик эшчәнлеген тагын да көчәйтте.

Андрей Сидоров - участок уполномоченные. Белгеч халык белән профилактик әңгәмә алып бара. Махсус белешмәлекләр тарата. Киңәше - алдакчыларга ышанмаска. Статистика күрсәткәнчә, корбаннарның күбесе – олы яшьтәгеләр. 

"Кызым белән сөйләшкән идем. Башка номердан шалтыраттылар. Хатын-кыз тавышы. Мин авариягә эләктем. Акча кирәк диде. Моңа кадәр кызым белән сөйләшмәгән булсам, мошенниклар тозагына эләгер идем", - ди Раушания Гатауллина.

Бәхеткә, Раушания Гатауллина алдакчылар тозагына эләкми кала. Тик мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Шуларның иң популяры – әни коткар, сез – җиңүче, социаль яки банк хезмәткәре итеп шалтырату, смс-үтенеч, банк картасыннан акча урлау. Боларның барысы да халык ышанычын яулап эшләнә.  

"Чираттагы тапкыр түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итәм. Билгесез номерларга җавап бирмәгез. Таныш булмаган затлар белән аралашмагыз. Карта номерын чит кешеләргә хәбәр итмәгез" - ди Түбән Кама районы буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Ксения Шәймарданова.

Соңгы тәүлек эчендә Түбән Камада 8 алдау очрагы теркәлде. Гомуми зыян суммасы – 1 миллион. Полиция хезмәткәрләре мошенникларны мөмкин булганча эзли, тик алдакчыларны табу һәм акчаны кире кайтару бик авыр, ди белгечләр. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев