Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Полиция хәбәр итә

Кыскача хәбәрләр

Түбән Камада бер ирнең аерым-аерым тән әгъзалары табылуы турында язган идек инде. Кызганычка, үтерелүченең шәхесе һаман ачыкланмаган. Хокук сакчылары аның калган әгъзаларын эзли.

Мартта, башта мәетнең пакетка салынган, куаклар янында яткан башы табылган. Аннары аяк, күпмедер вакыттан соң махсус өйрәтелгән эт гәүдә өлешен тапкан. Барысы да пакетларга салынган һәм бер тирәдә булган. Экспертлар мәгълүматы буенча, әгъзалар – бер кешенеке. Яше 30дан 50гә кадәр, чәче коңгырт төстә, авызында алтын теше дә бар. Полиция хезмәткәрләре шушы көннәрдә, «Автомобилист» гараж кооперативын карап чыкканнар. Гараж хуҗаларының исемнәрен, телефон номерларын язып алып, мәетнең фотороботын да күрсәткәннәр. Тикшерү дәвам итә.

Билгесез үсмерләр велосипед урлап чыкканнар.

Вакыйга Түбән Камада 44 нче микрорайондагы йортларның берсендә, төнлә булган. Видеокамера язмасында, үсмерләрнең лифтка керүләре, аннан велосипед белән чыгулары күренә. Соңрак, аларның аны урлаганнары ачыкланды. Велосипед хуҗалары «Татвижен» компаниясе үзәгенә мөрәҗәгать итеп, видеокамера язмаларын караганнар. Малайлар 44 нче микрорайонның барлык йортларына диярлек кергәннәр, өстәвенә, бер подъезда клей иснәп утырганнар. Зыян күрүчеләр полициягә барып, гариза язганнар, тикшерү башланган.

Бер адәм сатучыны буып, акча талап алмакчы булган.

Җинаятьче Корабельная урамындагы 10 нчы йортта урнашкан «Куры гриль» кибетенә арткы ишектән кереп, сатучы хатынны идәнгә егып: «Акча бир!» – дип кычкырып, буа башлаган. Хатынны бу вакытта кибет яныннан узып баручы егет коткарган. Талаучы башта качса да, ерак китә алмаган һәм тиз арада кулга алынган. Бу 33 яшьлек ир инде моңа кадәр хөкем ителгән булган. Аңа карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хокук сакчылары чит банк картасыннан акча урлаган ирне ачыклыйлар.

Картаны 25 яшьлек түбәнкамалы югалткан. Ул гариза белән хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткәндә, аннан 15 мең сум юкка чыккан. Бу хакта ни дә булса белүчеләрне 8-919-640-71-03 яки 02 номерына шалтыратуларын сорыйлар. Анонимлык гарантияләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев