Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Полиция хәбәр итә

Коралны тапшыруың хәерле 20 майда 63 яшлек бер ир полициягә ау мылтыгын илтеп тапшырган. Кама Аланында яшәүче бу кешенең, күрәсең, инде ауга йөрер мөмкинлеге калмаган. Шунлыктан, ул үзенең «Иж-58» ау мылтыгын юкка чыгарту өчен, хокук сагындагыларга илтеп биргән. Шулай ук, Түбән Камада да ике кеше үзләренең газ пистолетларын тапшырганнар. Бу...

Коралны тапшыруың хәерле

20 майда 63 яшлек бер ир полициягә ау мылтыгын илтеп тапшырган.
Кама Аланында яшәүче бу кешенең, күрәсең, инде ауга йөрер мөмкинлеге калмаган. Шунлыктан, ул үзенең «Иж-58» ау мылтыгын юкка чыгарту өчен, хокук сагындагыларга илтеп биргән. Шулай ук, Түбән Камада да ике кеше үзләренең газ пистолетларын тапшырганнар.
Бу урында, әгәр дә кем дә булса үзенең ату коралын һәм сугыш кирәк-ярагын үз иреге белән полициягә илтеп тапшыра икән, аңа акчалата бүләк бирелүен дә искәртик: сырлы көпшәле ату коралы өчен - 3000 сум; тротил, аммонит кебек шартлаткыч матдәләргә һәм аны хәрәкәткә китерү җайланмаларына (детонатор, ут үткәргеч шнур) - 2000 сум (базар бәясеннән!); сугыш коралы булып санала торган гранатага (запалы белән бергә), ау өчен шома көпшәле ату коралына - 1500 сум; обрезга һәм кустар шартларда ясалган ату коралы өчен - 1000 сум; газ, травматик, пневматик коралга - 500 сум; сырлы көпшәле ату коралы өчен патроннар - 20 сум (1 данәсе).
 

Өч көннән исенә төшкән...

21 майда кичке алтылар тирәсендә бер хатын эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә шалтыратып, тугыз яшлек кызы Александра Тарасованың 19 майдан бирле өйгә кайтмавын хәбәр итә.
Шул мизгелләрдә үк, идарәнең личный составы, хәвеф (тревога) очрагы буенча, тулысынча аякка бастырыла. Аларга волонтерлар, «Форпост» отрядындагылар һ.б. кушыла. Саша укый торган 18нче мәктәп директоры һәм укытучылары да идарәгә килеп җитәләр. «Гаишник»лар, машиналарны туктатып, бу кызчыкның рәсеме һәм аерым билгеләре, киеме тасвирланган эзләү кәгазьләре тараталар. Полиция хезмәткәрләре йортларның чардакларын, подвалларны һ.б. тикшерәләр. Барысы да бергәләп, куе зәңгәр төстәге джинсы чалбар, кыска җиңле алсу кофта кигән Сашаны эзлиләр. Идарәнең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторлары Наҗия Гыйззәтуллина белән Валентина Дмитриева берничә сәгатьтән соң бу кызчыкны бер танышлары фатирында тапкач, бар да җиңел сулап куя. Әти-әнисе янына кайтарып тапшыргач, өйдәгеләрдән бары тик унбер яшьлек малай гына сеңлесен кочаклап ала. Сабыйлар бергәләп елышалар, әни кешенең дә, башкасының да моңа бик исе китми...
Балаларын тәрбияләүгә игътибар бирәсе урында, хәмер белән дуслыкны өстен күрүче бу хәсрәт ана 2010 елдан бирле махсус исәптә тора икән. Ата кеше дә салырга ярата. Гаиләдәге унөч, унбер һәм тугыз яшьлек балаларның ике кечерәге бераз вакыт «Балкыш»та да яшәп алганнар.
19 майда өйдән чыгып киткән Саша кайчандыр бу гаилә вакытлыча яшәп торган фатирдагы бер кыз белән дуслашкан булган. Ул өч көнен шуларда уздырган. Кызганыч, ул фатирдагы хатын да, эчүне артка ташлый торганнардан булмаганлыктан, Сашаның әти-әнисенә хәбәр итеп тормаган. Сашаның әнисе дә кызының өйдә юклыгына өченче көн киткәч кенә борчыла башлап, полициягә хәбәр иткән. Янәсе, югалган кешеләрне бары тик өч көннән соң гына эзлиләр, дип белгән икән. Әмма моның балаларга кагылмавын ул исәпкә алмаган.

Ваннада батып үлгән

20 май кичендә ваннада су керткәндә вакытлыча караучысыз калдырылган өч яшьлек авыру малай суга тончыгып үлгән.
Гаилә фаҗигасе Корабельная урамындагы 31в йортның бер квартирында була. Әти кеше өч яшьлек баланы ваннада юындыра башлый. Церебраль паралич аркасында аяклары йөрмәүче бу авыру малай күбрәк шуыша гына алган, өйләрендә әйберләргә тотынып кына хәрәкәтләнгән. Ваннада чакта ул ашарга сорый. Әтисе аны ваннада килеш кенә ашата һәм савыт-сабаны аш бүлмәсенә чыгара. Шул минутта ана кеше кызларын карап торырга куша. Әтисе өч минуттан ваннага кергәч, малайның су астына киткәнен күреп ала. Аны тартып чыгарып, сулыш алдырырга азаплана... «Ашыгыч ярдәм»гә инде сабыйның үлгәнен расларга гына туры килә. Бала батканда, квартирда аның бабасы, әти-әнисе һәм ике айлык сеңлесе булган...

Наркотик сатканда тотканнар

20 майда 35 яшлек бер түбәнкамалы ирдән 6,43 грамм наркотик матдә табып алганнар.
Корабельная урамындагы «Домовой» кибете янында бу ир янына, сатып алучы буларак, гадәти наркоманнар түгел, ә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре килә. Наркотик матдә санала торган канабисны сатып акча эшләү урынына, бу иргә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иж58 ружье наркотиклар