Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Полиция хәбәр итә!

Таксист табылган «Туган як»ның 25 март санында бер таксистның югалуы турында язган идек. 16 мартта өеннән үз автомашинасында чыгып киткән 32 яшьлек Рамил Насыйбуллин хәбәрсез югалганнар исемлеген тулыландырырга өлгергән булган инде. Якыннары бәхетенә, аның исән-сау булуы ачыкланган. 31 мартта кайтып кергән бу таксист Казандагы таныш хатын-кызы янында яткан икән. Полиция...

Таксист табылган
«Туган як»ның 25 март санында бер таксистның югалуы турында язган идек.
16 мартта өеннән үз автомашинасында чыгып киткән 32 яшьлек Рамил Насыйбуллин хәбәрсез югалганнар исемлеген тулыландырырга өлгергән булган инде. Якыннары бәхетенә, аның исән-сау булуы ачыкланган. 31 мартта кайтып кергән бу таксист Казандагы таныш хатын-кызы янында яткан икән. Полиция хезмәткәрләренең ни өчен үзе турында бер хәбәр дә бирмәвенә кагылышлы сорауларына, кесә телефонын югалтканын һәм ата-анасының үзен эзләтүләрен бел-мәвен әйткән.
 
Кибеттән урлаганнар
27 мартта кибеттә кроссовка һәм спорт костюмы урлаган каракларны эзлиләр.
«Эссен» сәүдә үзә-гендәге «Адидас» кибетеннән кроссовка урлап чыгып киткән карак һәм, шулай ук, спорт костюмы чәлдергән бурлар турында нәрсә дә булса белүчеләрнең 8-917-870-83-77 номеры белән полициягә шалтыратуларын көтәләр. Анонимлык һәм бүләк вәгъдә ителә.
 
Югалган сумка өчен...
Исерек хәлдә документлар һәм кесә телефоны кирәк-ярагы салынган сумкасын югалткан түбән-камалыны, интернетта берничә сайтка биргән белдерүе буенча, алдартазлар төп башына утыртканнар.
Берничә көннән аңа шалтыратып, сумкасын табуларын хәбәр иткәннәр һәм бүләк буларак, 1,5 мең сум акча сораганнар. Очрашу урыны итеп, шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсен билгеләгәннәр. Әйтелгән вакытка барып җитүгә үк, аңа бер ир-ат шалтыраткан һәм үзе урынына кызыл төстәге пуховик кигән бер кыз киләчәген әйткән. Әмма башта кесә телефонына 1,5 мең сум акча күчерергә тиешлеген искәрткән. Акчаны күчерсә дә, сукмасын китерүче кеше күренмәгән. Бер сәгатьләп көткәч, ул теге кешенең телефон номерын җыйган һәм ул телефонның шалтыратулар кабул итәлмәве ачыкланган...
 
Беркатлы булсаң...
«ВКонтакте» социаль челтәре битләрен «ватып», алдау юлы белән, банк картасына, кесә телефонына акча күчертү очраклары да юк түгел.
Бер атнада Түбән Камада шундый хәлгә тарган ике хатын-кыз полициягә гариза язган. Алларның икесеннән дә мошенниклар, янәсе иптәш хатыннары булып, акча сорап торган. Башта дусларына шалтыратып сорыйсы урында, тиз генә боларның берсе - 2000 сум, ә икенчесе 5000 сум акча күчергәннәр.
 
Газ плитәсе саткан
Интернет сайтында газ плитәсе сату турында белдерү урнаштырган яшь гаилә 17 мең сумыннан колак каккан.
Бер ай элек яңа квартирга күченгән бер яшь гаилә, «Лада» газ плитәсен 6,5 мең сумга сату турында Интернетта белдерү урнаштырган. Әлеге белдерү буенча бер ир шалтыратып, үзенең яр Чаллыдагы төзелеш компаниясе вәкиле булуын һәм газ плитәсе сатып алырга уйлавын, тиешле акчаның бер өлешен түләп куярга теләвен әйткән.
Газ плитәсе сатучы, акча күчерү өчен, үзенең кредит картасы реквизитын әйтеп яздырткан. Шуннан соң, моның телефонына пароль белән, SMS-хәбәр килгән. Анысын да үзен Чаллыдан дигән кешегә әйтеп яздырткач, бу мошенник газ плитәсе сатучыдан картасының номерын сораган. Аны-моны уйламыйча, карта номерын да хәбәр иткән
Нәтиҗәсе бик тә начар: кредит картасыннан 17 мең сумы юкка чыккан. Шулай итеп, газ плитәсе сатып, азмы-күпме акча эшлисе урында, беркатлы түбәнкамалы мошенник җәтмәсенә капкан.
Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
 
Полиция кисәтә
Билгесез кешеләргә акча күчермәгез, шулай ук, үзегез белмәгән кешеләр җиткергән хәбәргә ышанганчы, иң элек, вагына-төягенә кадәр җентекләп тикшерегез. Югалган әйберегезне табуларын хәбәр итсәләр, ул әйбернең төсен, формасын һ.б. тасвирлап бирүләрен таләп итегез. Табылдык әйберне үзегезгә китереп биргәннән соң гына, вәгъдә иткән бүләкне бирегез.
Интернет аша әйбер сатканчы яки сатып алганчы, сагайтырлык берничә нәрсәгә игътибар итегез: бик арзан бәя, товар өчен алдан түләп куярга (яки акчаны күчерү юлы белән) вәгъдә итүләренә, сатып алучының яки сатучының артык бәйләнчек булуына.
Акчагызны билгесез кешеләргә күчермәгез, беркемгә дә үз банк картагыздагы мәгълүматны хәбәр итмәгез, хәтта үзләрен банк вәкиле дип әйтүчеләргә дә!
Мошенниклар тозагына эләксәгез, яки сезне алдарга теләсәләр, шунда ук полициягә шалтыратыгыз: 02 (кесә телефоныннан - 102).
Булат НӘБИУЛЛИН,
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев