Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Полиция таныш түгел ирнең башына ату белән янаган Чаллы кешесенә карата җинаять эше ачты

Низаг нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрми.

Түбән Кама полициясе Түбән Кама шәһәрендә яшәүче ир-атның башына ату белән янаган Чаллы кешесенә карата «Үтерү белән янау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Бу хакта ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Искәртеп узабыз, кичә социаль челтәрләрдә домофон камерасына төшерелгән видео чыкты. Анда бер үсмер, пистолет белән кизәнеп, икенче бер егеткә (ул, аның сүзләренчә, яшьләрне үзләрен тыныч тотарга чакырган) кычкыра.

Үсмернең моңа хәтере кала, ул оппонентының башына ату белән яный һәм берничә тапкыр идәнгә ата.

Әлеге видео Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре карамагына килеп эләгә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тиздән әлеге үсмерне ачыклый. Ул 19 яшьлек Чаллы кешесе булып чыга.

Аның сүзләренчә, ул дусларына кунакка килә һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 30нчы йорт подъездында басып торганда таныш түгел ир-ат белән ике арада низаг чыга. Һәм үсмер пневматик пистолеттан атып җибәрә. Ул вакытта пистолет корылмаган була. Низаг нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрми.

Полицейскийлар, пистолетны алып, эксперт-криминалистика бүлегенә экспертизага җибәрә, ә үсмер камера каршында гафу үтенә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев