Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Планнар зурдан

Шушы көннәрдә Түбән Кама делегациясе Төркиянең Мармарис шәһәрендә булып кайткан. Биредә хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелган. Очрашуда Түбән Кама ягыннан - шәһәр мэры Айдар Метшин, Мармарис вәкиле буларак, Мугла провинциясе мэры Мөхәммәт Али Акар катнашкан. Килешү нигезендә, промышленность, авыл хуҗалыгы, туризм, белем бирү, мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү планлаштырыла. Якын арада...

Шушы көннәрдә Түбән Кама делегациясе Төркиянең Мармарис шәһәрендә булып кайткан. Биредә хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелган. Очрашуда Түбән Кама ягыннан - шәһәр мэры Айдар Метшин, Мармарис вәкиле буларак, Мугла провинциясе мэры Мөхәммәт Али Акар катнашкан.
Килешү нигезендә, промышленность, авыл хуҗалыгы, туризм, белем бирү, мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү планлаштырыла. Якын арада зур эшләр башланачак. 2018 елда Бигеш һәм Даламан аэропортлары арасында рейслар ачылачак. Түбән Камага төрек эшмәкәрләренең килүләре көтелә.
Мармарис мэриясе тәкъдиме буенча, «Тугандаш гаиләләр» проекты тормышка ашырылачак. Якын киләчәктә түбәнкамалылар гаиләләре белән анда ял итәргә бара алачак. Шулай ук балалар өчен сәламәтләндерү һәм ял лагерьлары оештыру планлаштырыла. Июньдә Түбән Камада төрек иҗат коллективлары һәм һөнәрчеләре катнашында «Осталар фестивале» мәдәни чарасын уздыру нияте бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев