Туган як

Питраулар да узып китте...

Узган атна ахырында рай-оныбызның Кушай, Келәтле һәм Балчыклы авылларында керәшеннәрнең Питрау җыеннары үткәрелде. Әлеге авыллар халкы белән бергә, шәһәрдән һәм башка төбәк-ләрдән килгән кунаклар да рәхәтләнеп бәйрәм итте. Кушайда Бу авылда Питрауны, инде гадәткә кергәнчә, җомга кичендә үткәрделәр. Моннан 16 ел элек Кушайда беренче Питрау җыенын оештыруда башлап йөргән һәм...

Узган атна ахырында рай-оныбызның Кушай, Келәтле һәм Балчыклы авылларында керәшеннәрнең Питрау
җыеннары үткәрелде. Әлеге авыллар халкы белән бергә, шәһәрдән һәм башка төбәк-ләрдән килгән кунаклар да рәхәтләнеп бәйрәм итте.
Кушайда
Бу авылда Питрауны, инде гадәткә кергәнчә, җомга кичендә үткәрделәр. Моннан 16 ел элек Кушайда беренче Питрау җыенын оештыруда башлап йөргән һәм шуннан бирле ел саен төп спонсор булган хөрмәтле авылдашлары, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновның котлау чыгышын халык бик җылы кабул итте. Бәйрәмне оештыручыларның берсе Владимир Васильев, авыл халкы исеменнән, Геннадий Егоровичка чиккән бистәр бүләк итте.
Мәйданга җыелган халыкны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов, Түбән
Кама керәшен мәдәни-этногра-фик җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова, бәйрәмгә кунак булып килгән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров (әнисе шушы авылдан икән) һәм Кама Аланы поселогы башлыгы Александр Павлов та котладылар.
Бәйрәмнең концерт программасы бай иде. Алабугадан «Ак каз», Чаллыдан «Карен-дәшләр», Түбән Каманың «Сү-рәкә» керәшен фольклор ансам-бльләре, җырчылар Вадим Захаров (Казан), Виталий Агапов (Чаллы) һ.б. артистлар чыгыш ясады. Агаповның 16 яшьлек улы Владислав та оста җырлый икән. Кече Җирекледән олы яшьтәге Семен дәдәй Гребенщиковның гармунда уйнавын да халык яратып тыңлады.
Атлар чабышы - хәзер инде авыл Сабантуйларында һәм Питрау җыеннарында бик сирәк күренеш. Кушайдагы бәйрәмгә Тобадан Ильяс Якупов һәм Айдар Әхтәмов «Орбит» һәм «Акбаш» кушаматлы атлары белән килгәннәр иде, аларны мәйданга алып кереп бүләкләделәр.
Мәйданда оештырылган бар-лык ярышларны санап тормыйча, иң зурысына - милли көрәш бәйгесенә күчәм. Анысында быел үзебезнекеләр генә түгел, читтән килгән танылган көрәшчеләр дә катнашты - Әлмәттән Ильяс Галимов, Теләчедән Раил Нургалиев һәм Ленар Гатауллин, Чаллыдан Ринат Әхмәтшин һәм Эльдар Хәмитов. Сәбәбе билгеле: Геннадий Емельянов көрәш батырына машина бирергә вәгъдә иткән иде. Бик кискен барган кызык-лы көрәш нәтиҗәсендә, «Лада Гранта» автомобиленә Түбән Камадан Марат Мөхәммәтҗанов ия булды. Шулай итеп, шәһәр Сабантуенда машинасыз калган Марат (ул баш батыр булса да, иң зур бүләкне быел да жирәбә салып уйнаттылар) моның өчен Кушайда юангандыр.
 
 
 
Келәтледә
Шимбәдә Питрау җыеннары эстафетасын Келәтле кабул итте. Бу авылда Питрауны, бик күптәннән инде, Муллиннар нәселе оештыра. Хәзерге вакытта Келәтленең таянычы һәм Питрау җыенының төп спонсоры да - «Медтехника» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Геннадий Муллин. Алмаш әзерли торырга кирәк дип, ул менә берничә ел инде бәйрәм үткәрүгә яшьләрне күпләп җәлеп итә. Әлеге яшьләрнең күпчелеге - Муллиннар нәселенең дәвамчылары: мәрхүм Михаилның кызы Валентина, мәрхүм Николайның улы Сергей һ.б.
Питрауның рәсми кунаклары - шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Филиппов, Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова һәм, шулай ук, Геннадий Муллин үзе дә мәйданга җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар. Келәтленең хөрмәтле кешеләренә бүләкләр тапшырылды. Алар арасында авылның иң өлкән яшьтәге кешесе, инде биредә бердәнбер калган Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилл Савельев та бар. Май аенда 94 яше тулган Кируш дәдәй (авылда аны шулай дип йөртәләр) үзе инде өйдән чыгып ерак китеп йөри алмый, бәйрәмне оештыручыларның аңа дигән бүләген балалары чыгып алды.
Питрау җыенының сценариен, соңгы елларда гадәтләнгәнчә, Казан артисты, шушы авыл кызы Аграфена Васильева язган, бәйрәмнең тантаналы өлешен һәм концерт программасын да үзе алып барды. Бу юлы бәйрәмне ачу тантанасының шактый өлеше халыклар дуслыгы темасына багышланган иде. Мәйданда Түбән Кама, Чаллы һәм Зәй шәһәрләреннән килгән керәшен, чуваш, мордва, украин, дагестан һәм хәтта һинд ансамбльләре, җырчылар Галина Сабирова, Венер Хөрмәтул-лин, Мария Савельева, Марсель Хәбибуллин, «Романтики» төркеме һ.б. чыгыш ясады.
Питрау җыены икән, ничек инде «Питрау чибәре» конкурсыннан башка булсын! Анысында да, «Озын толым» конкурсында да катнашучы кызлар күп иде, җиңүчеләрнең исемнәрен язып алырга гына өлгерә алмадык...
Мәйданда берсеннән-берсе кызыклы ярышлар оештырылды: капчык сугышы (анысында Геннадий Муллин үзе дә катнашып, шактый зур осталык күрсәтте), аркылы пычкы белән утын кисү, ир белән хатын бер-берсен тачкага утыртып узышу, катыктан акча эзләү (анысы заманчарак булды - катык урынына кефир, диделәр), авыш баганага менү һәм тагын әллә ниләр, барысын да санап бетерерлек түгел.
Милли көрәш бәйгесе тә-мамланганда, инде төн уртасы якынлашып килә иде. Көрәш батыры, Түбән Уратма егете Рамил Минабетдинов иң дәрәҗәле бүләк булган тәкәне күтәреп, кул чабулар астында мәйданны әйләнгәч тә, халык әле таралышырга ашыкмады, чөнки бәйрәм программасына соңгы елларда гына өстәлгән яңа тамаша -
төнге учак көтә иде...
 
 
Балчыклыда
Районыбыздагы Питрау җыеннарының соңгысы якшәм-бе көнне Балчыклы авылында булды. Җыенны аның төп оештыручысы - НПАТП генераль директоры, авылдашлары Юрий Иванов ачты. Бәйрәм флагын узган елгы көрәш батыры Ленар Иванов күтәрде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Филиппов, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова, Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов, Балчыклы чиркәве настоятеле Вячеслав Федоров һ.б. авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котладылар. Авылның хөрмәтле кешеләренә бүләкләр тапшырылды.
Балчыклыдагы Питрау җыен-нарының тантаналы өлешен һәм концерт программасын, шактый еллар инде, шушы авылда яшәүче Ольга Вәлиуллина алып бара. Ул әле оста җырчы да: ире Рафис һәм кызлары Радмила белән бергәләп, тамашачыларга үзләренең җырларын да бүләк иттеләр. Керәшен фольклор ансамбльләреннән бу юлы
«Сүрәкә» һәм «Балчыклы җиңгиләре» генә түгел, Кече Җирек-ледән Флера Облакова җитәкче-лендәге «Чәчкәләр» балалар ансамбле дә чыгыш ясады.
Казаннан килгән җырчылар да бар иде: Вил Усманов, Марат Фәйрушин һәм Лариса Басыйрова. Танылып килүче яшь җырчы, «Татар җыры - 2015» халыкара телевизион конкурсы лауреаты Лариса - Түбән Камада туып-үскән кыз, әнисе Лидия Чеботаревадан өйрәнгән борынгы керәшен җыруларын бик матур башкара.
Мәйданда төрле ярышлар туктаусыз чиратлашып торды, җиңүчеләргә шунда ук бүләкләр тапшырыла барды. Турникта иң күп, 29 мәртәбә күтәрелүче - Андрей Макаров (Сарсаз-Бли), капчык сугышы «чемпион»ы - Мәхмүт Абдуллин (Ташлык), гер күтәрүдә иң көчлесе - Фаил Ибраһимов (Түбән Кама)... Ирләр белән хатыннар бер-берсен тачкага утыртып узышты, «Мунча ташы» театры артисты Рөстәм Рахманкул хөкемдарлык иткән ул көлкеле ярышта Төзү-челәр поселогыннан Алсу һәм Илнар Фәттаховлар җиңде.
Милли көрәштә малайлардан - Әлфис Шәйдуллин (Кызыл Чапчак), яшьләрдән Рәмис Сәламов (Түбән Кама) беренче урыннарны алдылар. Ә инде ирләр көрәшен биредә соңгы елларда ике төркемгә бүлеп оештыру гадәткә керде: НПАТП-да эшләүчеләр арасында һәм теләгән һәркем өчен. НПАТП көрәшчеләре арасында Алмаз Зиннәтуллин җиңде, ә гомуми көрәштә Тоба авылыннан Айнур Шәйхетдинов батыр калды.
Бу инде - районыбызда ай ярым дәвам иткән Сабантуйлар, Тройсын һәм Питрау җыеннары «марафон»ына соңгы ноктаны кую да. Барыбыз да исән-сау булып, киләсе җәйдә дә мәйданнар тирәсендә очрашырга язсын.
Виктор ШАДРИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: