Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Пенсионерны талаган

4 февральдә эчке эшләр идарәсенә 60 яшьлек ир-ат килеп, үзенең 1000 сум акчасын талаулары турында гариза яза. Зыян күрүченең әйтүенчә, шул көнне сәгать кичке дүрттә ул "Фактория" кибетенә шифалы су алырга керә, тик сатучының кайтарып бирергә вак акчасы булмый. Кулына 1 мең сумлык акчаны тоткан килеш, ваклатырга дип янәшәдәге "Челны-бройлер"...

4 февральдә эчке эшләр идарәсенә 60 яшьлек ир-ат килеп, үзенең 1000 сум акчасын талаулары турында гариза яза.
Зыян күрүченең әйтүенчә, шул көнне сәгать кичке дүрттә ул "Фактория" кибетенә шифалы су алырга керә, тик сатучының кайтарып бирергә вак акчасы булмый. Кулына 1 мең сумлык акчаны тоткан килеш, ваклатырга дип янәшәдәге "Челны-бройлер" кибетенә кергәндә, кемдер арттан килеп акчасын тартып ала да, Вахитов урамындагы 14нче йорт ягына таба йөгерә. Акчасыз калган ир-ат талаучыны арттан гына күргән һәм шуңа күрә тануы да шикле. Тик "Фактория" кибетендә видеоязма сакланган һәм ул видеоязмада җинаятьченең йөзе ачык күренә. Талаучы турында нәрсә дә булса белүчеләрнең полициягә, 8 917-920-59-55 телефонына, хәбәр итүе сорала. Анонимлык гарантияләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X