Туган як

Олы Аты кызы Христинаны эзлиләр

2 май кичендә Кама елгасы ярында, елга порты тирәсендә аяк киеме һәм сумкасы табылган Олы Аты авылы кызы Христина Чачакаеваны һаман эзләп таба алмыйлар әле. Христина ул көнне кичке бишләр тирәсендә өй телефоны аша үзенә шалтыраткан сеңлесе Мариягә Пасха рецептын әйтеп яздыра. Кичке җиделәр тирәсендә әнисе Нина да аңа шалтыратып...

2 май кичендә Кама елгасы ярында, елга порты тирәсендә аяк киеме һәм сумкасы табылган Олы Аты авылы кызы Христина Чачакаеваны һаман эзләп таба алмыйлар әле.
Христина ул көнне кичке бишләр тирәсендә өй телефоны аша үзенә шалтыраткан сеңлесе Мариягә Пасха рецептын әйтеп яздыра. Кичке җиделәр тирәсендә әнисе Нина да аңа шалтыратып карый, җавап булмагач, SMS юллый...
«Шаурма»да сатучы булып эшләгән 21 яшьлек Христина ике ай элек кенә бөерләренә операция ясаткан булган. Ике еллап якын таныш булган бер егет белән ай ярымлап очрашып-дуслашып йөргәннәр. Имеш, шул 2 май кичендә, үзенең яшисе килмәвен әйтеп, ул егетенә SMS та юллаган...
Христинаның ике кесә телефоны салынган сумкасын, туфлиләрен причалдан коткару станция-сенә таба егерме метрлап ераклыкта 2 майда кичке сәгать җиделәр тирәсендә табып алалар.
Күрше Чаллыдан килгән водолазлар 3 майда Кама елгасы төбеннән озак кына эзләсәләр дә, Христинаның гәүдәсен таба алмыйлар. Калган көннәрдә дә коткаручылар җәтмәләр һ.б. ярдәмендә аны эзлиләр. Бәлки әле, Ходай кушып, Христина исәндер дә...
Әнисе Нина 2 майда кичке биштән алып сигезенче яртыга кадәр елга буенда Христинаны күрүчеләр табылыр һәм үзенә 8-960-059-02-95 номеры белән шалтыратырлар дип өметләнә. Шулай ук бу кызны елга причалында күрүчеләрнең, Аның турында нәрсә дә булса белүчеләрнең 02 яки 49-26-36 номерлары белән полициягә шалтыратуларын да көтәләр.
Һәм соңгысы. Газетаны типографиягә җибәрергә әзерләгәндә, Самара өлкәсендәге коткаручылар отрядының 13 майда иртәнге алтыда үзләрендәге тимер юл күпере тирәсендә, елгада бер хатын-кыз гәүдәсен табуы билгеле булды. Интернеттагы бу мәгълүматны Христинаның әнисе Нина әйтүе буенча эзләп таптык. Үзебезнең җирле коткаручылар станциясе җитәкчесе Иван Куляев әйтүенчә, көчле агым Христинаның гәүдәсен агызып киткән очракта да, ул Самара тирәсенә барып җитә алмый, әгәр дә биредән алып китеп үтереп, шунда ташламаган булсалар.
Димәк әле, Нинаның үз кызын исән-сау килеш кочагына алу өмете бар. Барыбыз да бергәләп, шуны телик.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: