Туган як

Өч кеше пешкән

Узган атнада үзәк хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә гөмбә белән агуланган 57 яшьлек хатынны алып килгәннәр. Бәхеткә, хәзер аның тормышына берни дә янамый.

Узган атна эчендә ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 1373 кеше шалтыраткан. 8 түбәнкамалы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән, 14 кеше инсульт белән китерелгән, 5сенә «Кискен коронар синдром» диагнозы куелган, 3 кеше пешкән. Кабул итү бүлмәсенә китерелгән 438 кешенең 182се стационарга күчерелгән, калганнарына урында ярдәм күрсәтелгән. 74 мәртәбә «Ашыгыч ярдәм» бригадасын алдап чакыртканнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: