Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Нинди бетмәгән «фанфурик» бу?

Шәһәребезнең дүрт кибетендә «фанфурик»лар сатуы билгеле булган. Бу кибетләр «Халык контроле»нә мөрәҗәгать иткән кешеләр ярдәме белән ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 77 шешә суррогат табылган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы мәгълүматы буенча, хәмерле яки составында спирт булган продукцияне сату кагыйдәләрен бозу очраклары турында «Халык контроле» порталына язып та, «кайнар линия» телефонына 36-63-85 номеры белән шалтыратып та хәбәр итәргә мөмкин.
Кагыйдә бозу очракларына хәмер белән 22.00-10.00 сәгатьтә сәүдә итү, сыйфатсыз яки куллану вакыты узган алкоголь продукция, эчәргә ярамаган спиртлы сыекчалар сату керә. Шулар хакында хәбәр иткәндә, мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирүегез сорала, ягъни урыны, вакыты, сатучы һәм кибет исемен һ.б. әйтегез. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча анонимлык гарантияләнә.
Гаризаларыгыз расланса, сезне акчалата бүләк тә көтә. Сүз уңаеннан, 2019 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Түбән Кама территориаль органына 150 гариза җибәрелгән, шуларның 34 проценты расланган.
ТР Дәүләт а лкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы.

Фото НТР cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев