Туган як

Нигә кеше табигатькә дошман?

Түбәнкамалылар табигать нигъмәтләрен җыйганда шәһәрдән ераграк булган урман-кырларны сайлыйлар. Янәсе, экологик чиста әйбер ашыйсылары килә. Әллә кая барып та йөрмәсләр иде бәлки, шәһәргә якын урман-кырларда җиләк түгел, чүп өемнәре генә үсә.

Әлеге дә баягы...

«Чүп турында язып туймадыгыз­мы?» диючеләр булыр бәлки. Нишлисең, Корабельная Ро­щада булсынмы ул, Дмитриев­ка ягындамы, Кызыл Чишмә ур­манындамы – аерма юк, урманга кереп метр ярым ара узуга, чүп өеменә абынасың. Һәм ниләр генә күрмисең бу чүплекләрдә: иске савыт-саба, полиэтилен па­кетлар, хәтта бәрәңге кабыкла­ры, иске лампочкалар да аунап ята. Каян килә урманга шулкадәр чүп?.. Казаннан китерәләрме, авылларда яшәүчеләр шулай тәртипсезләнәме? Юк билгеле, түбәнкамалылар шулай «ярата» табигатьне.

Урманчылар, шәһәребезнең эко­логик торышына битараф булма­ган түбәнкамалылар әледән-әле өмәләр оештырып, чистартсалар да, болай гына чүп өемнәрен бе­тереп булмый шул. Кешеләр таби­гатьне пычратуны гадәти эш дип санаганда, өемнәр кимеми, арта гына бара.

Түбән Кама тирә-ягының әкренләп пычракка батуына табигать­не саклау буенча инспектор Эду­ард Иванов нык борчыла.

– Табигатебезнең шулай ямьсезләнүенә йөрәгем сыкрый. Нигә кешеләр урманга чүп ташуларын аңлый алмыйм, – ди ул. Аның уй­лавынча, урманнарга керә торган юлларга, фотойозаклар куеп чы­гарга кирәк.

Кешеләр хайваннардан өстен, диләр

Урманның төрле чүп-чар белән ту­луы табигатькә зур зыян сала. Кыр­гый хайваннар шул өемнәрдәге полиэтилен пакетларны ашап агу­ланган очраклар да булган.

– Әледән-әле өмәләр оештырып урманны чистартып торабыз. Күптән түгел генә урманга таш­лап калдырылган тәгәрмәчләрне полигонга чыгардык. Тик безнең хезмәткәрләр штаты кечкенә, алар һәр кеше артыннан ка­рап йөрергә өлгермиләр. Әлегә кеше урман-кырларны пычрату­ын дәвам итә икән, без генә бер­ни эшли алмыйбыз, – ди Түбән Кама урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Радмир Гәрәев. Дөрес бит, кеше акылы буенча хайван­нардан күпкә өстен булса да, әлегә киресенчә. Бары тик адәми зат кына үзе яшәгән тирәлеккә шу­лай төкереп карый.

Экологлар табигать пычракка бата дип борчылганда, Түбән Каманың 36 нчы микрорайонын­да яшәүчеләр законсыз чүплектән зарлана. Бу микрорайонда үз йортлары белән яшәүчеләр чаң суга: инде яздан бирле шәхси хуҗалыкларга якын чокырга зур йөк машиналары чүп ташый. «Соңгы араларда чокырга керәшәләр, карлыгачлар оя кормавының сәбәбе дә шул тирә-якны чүпләүдә», ди микрорайонда яшәүчеләр. Шулай шул, кошлар да яратмый шапшаклыкны. Алар, ичмасам, ирекле. Бу урын оша­маса, башка җирдә оя кора. Ә үз көчләре белән йорт корып чык­кан түбәнкамалыларга нишләргә, кая барырга?

Хуҗасы кем? Үзебез!

Наталья Мещерякова әйтүенчә, бу урынга инде апрель аеннан бир­ле йөк машиналары бертуктаусыз нидер ташый.

– Без шәһәр читендә үз көчебез белән йорт салганда тынычлыкта, саф һава сулап яшәрбез дип уйла­ган идек, – дип дәвам итә Галина Якина – Ә күргәнегезчә, бу микро­районда ни юллар, ни чисталык, ни уңайлыклар юк. Әйтерсең, без шәһәргә кермибез.

Кайберәүләр монда Прости авы­лы янындагы янмый калган тәгәрмәчләрне ташымыйлармы икән, дип шикләнә. Аларның бор­чылулары урынсыз. Шәһәр баш­карма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов:

– Прости авылындагы чүплек кал­дыклары төягән һәр КамАЗ махсус тикшерү үтә. Аларның читкә китүе мөмкин түгел, – дип җавап бирде.

Бу рөхсәтсез оештырылган чүплек хакындагы мәгълүматны микро­районда яшәүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә дә юллаганнар. Идарәнең өлкән белгече Диләрә Хәмидуллина:

– Әйе, күрсәтелгән урында дөрестән дә рөхсәтсез чүплек ясалган. Әлегә тикшерү бара. Гаеплеләр ачыкланган очракта аларны йөз мең сумга кадәр штраф көтә, – дип җавап бирде.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Дөрестән дә, кешеләр соңгы елларда бик тәртипсезләнде: теләсә кая чүп ташлый, үзара хөрмәт дигән нәрсә турында әйтмим дә инде. Беребез дә бит фатир урта­сында чүп җыеп ятмый. Ә «хуҗасы юк», дип урманга, чокыр-чакырга теләсә нәрсә ташларга ярыймы? Бар бит ул җирләрнең хуҗасы, бар! Без үзебез хуҗа аларга. Бездән соң киләсе буыннар да урман­га саф һава суларга йөри алсын, табигатьтә үскән керпе-куянны күрсен, күгебездә тургайлар сай­расын, карлыгачлар очсын дисәк, кичекмәстән тирә ягыбызны пыч­ратудан туктарга кирәк.

Илһамия Гаффарова

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: