Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

«Нефтехим»да нәрсә булган?

Узган атнада редакция телефоны шалтыратулардан шартлый язды. «Туган як»ка шалтыратучылар фикере бертөрле иде: «Нефтехим»дагы хәлләрне, әледән-әле була торган шартлауларны, янгыннарны нигә халыктан яшерәләр? Гадәттә, куркуның күзләре зур була, диләр. Шуның шикелле, безгә хәбәр итүчеләр дә, бигрәк тә соңгы вакытта халыкның сәламәтлеге какшавын «Нефтехим» белән бәйлиләр. «Әле октябрь аенда гына да...

Узган атнада редакция телефоны шалтыратулардан шартлый язды. «Туган як»ка шалтыратучылар фикере бертөрле иде: «Нефтехим»дагы хәлләрне, әледән-әле була торган шартлауларны, янгыннарны нигә халыктан яшерәләр? Гадәттә, куркуның күзләре зур була, диләр. Шуның шикелле, безгә хәбәр итүчеләр дә, бигрәк тә соңгы вакытта халыкның сәламәтлеге какшавын «Нефтехим» белән бәйлиләр. «Әле октябрь аенда гына да бер айлык «выброс»ны бер көндә чыгарганнар, танышыбыз кесә телефонына шалтыратып, ике-өч көнгә шәһәрдән китү ягын карагыз дип киңәш итте», дип хәбәр итүче нәкъ шул вакытта Түбән Камада балаларның күпләп авырулары, поликлиника тулы бала-чага булуы турында җиткерде. Икенче берсе: «Язын-көзен димим, хәтта җәен дә урам тулы йөткерүче, ютәлләүче кеше. Моны салкын тиюгә, җәйге гриппка сылтамакчылар, тик барысына да химия белән һава агулануы сәбәп», дип кискен фикер белдерде. Ә инде узган атнада редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр, сабыр итүнең соңгы чигенә җиткәннәр иде: «Нефтехим»да бер-бер артлы ике шартлау булды. Аңа кадәр дә янгын чыккан иде. Хәер, бу заводта янгын чыгу соңгы елларда гадәти хәлгә әйләнде. Таныш хатыным шунда эшли. Янгын чыккан чакта үз сменаларында һәр минутын, һәр сәгатен кем ниләр эшләп уздырган, алардан шул хакта аңлатма яздырганнар. Җыеп сөйләшә генә башлаганнар икән, шартлау тавышы ишетелгән. Шуннан боларны калдырып, барысы да торып тизрәк чыгып киткәннәр. «Нефтехим»ны корал заводыдай секрет объектка әйләндереп бетерделәр инде. Анда хәлләр чаң сугарлык. Имеш, ике-өч кеше генә зыян күргән. Беләсезме соң сез, янгын-шартлаулар булганда, «Нефтехим» территориясенә бары тик үз янгын сүндерүчеләре генә килә, читтән беркемне дә чакыртмыйлар. Янган-пешкән кешеләрне дә күрше Чаллыга алып китәләр, диләр. Ник дөреслекне халыктан яшерәләр? Әллә Түбән Кама кешеләрен бөтенләй кырып бетерергә җыеналармы? Ник ул химия түрәләре шәһәр белән испләшми? «Нефтехим» безнең шәһәр җирлегендә урнашкан икән, ник Мәскәүгә тәлинкә тота?». Шулай ук узган атнаның сишәмбе кичендә Ключ Труда поселогы янындагы «лесхоз»да яшәүчеләр шәһәрдәге танышларына борчылып шлатыратканнар: « Поселок урамы - химиядәге янгын яктысыннан кып-кызыл. Шәһәрдә ул-бу юкмы, бар да яхшымы?»... «Нефтехим»да эшлим, дип әйтүче яшь кенә бер кыз узган атна азагында күпме танышларының тора-салып косуларын, эчләре баруын, башлары авыртуын әйтеп, үзенең Интернетта актарынуын һәм боларның химик агулану билгеләренә тәңгәл булуын җиткерде: «При вдыхании ядовитых веществ, человек может жаловаться на головную боль, головокружение, тошноту и ощущение сдавливания в груди. Также могут наблюдаться кашель, хрип и затрудненное дыхание...». Әмма, кем әйтмешли, алга таба да «Нефтехим»да эшлисе, шушы шәһәрдә яшисе бар дип, үз исем-фамилияләрен атаудан курыккан кешеләрнең ул шикләрен расларлык, сүзләрен хупларлык бер генә факт та китерә алмыйбыз. Гәрчә, утсыз төтен булмый, дип халык бик белеп әйтсә дә... Аның каравы, Нефтехим»дагы гадәттән тыш хәл уңаеннан, редакциябезгә муниципаль районның матбугат хезмәтеннән килгән рәсми җавапны газетада урнаштырабыз: - 17 ноябрьдә «Нефтехим» ачык акционерлык җәмгыятендәге дивинил һәм углеводород чималы җитештерү заводының («ЦГФУ»ның 2нче блогы)1417нче цехында гадәттән тыш хәл булып, өч кешегә зыян салган. Ул көнне биредә, «Нефтехим»ның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, углеводородның «Т-28» җылыалмаштыргычы аша химик яктан зарарлы канализациягә эләгүе һәм андагы пирофор җыентыклар белән катнашуы нәтиҗәсендә, углеводород янып китеп, канализация капкачы аша ялкын тышка ургылган. Бәхеттән, ут читкә таралып өлгермәгән һәм корылмалар җимерелүенә, кеше үлеменә китермәгән. Ә шулай да әлеге гадәттән тыш хәл вакытында өч кеше бераз зыян күргән. Аларга тиешле медицина хезмәте күрсәтелгән, сәламәтлекләренә инде куркыныч янамый икән. «Нефтехим»ның матбугат хезмәтендәгеләр әйтүенчә, хәзерге вакытта махсус комиссия оештырылып, ул әлеге күңелсез хәлне тикшерү һәм аның сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X