Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Муенына аткан

Яшьлек урамындагы "Пассаж" янында 1968 елгы иргә атып, муенын яралыйлар. 1968 елгы бу ир көндезге беренче яртыда үз машинасында барганда Яшьлек һәм Тукай урамнары чатында, җәяүле юлына җитәрәк, "Приора" автомобиле алдыннан кистереп чыга. "Приора" шунда ук бу машина белән тигезләшә, аның рулендәге бәндә, берни дә әйтмичә, пистолетын чыгара да, әлеге...

Яшьлек урамындагы "Пассаж" янында 1968 елгы иргә атып, муенын яралыйлар.
1968 елгы бу ир көндезге беренче яртыда үз машинасында барганда Яшьлек һәм Тукай урамнары чатында, җәяүле юлына җитәрәк, "Приора" автомобиле алдыннан кистереп чыга. "Приора" шунда ук бу машина белән тигезләшә, аның рулендәге бәндә, берни дә әйтмичә, пистолетын чыгара да, әлеге иргә ата. Пуля аның муенына эләгә. Шулай да ул әле зур тизлектә китеп барган машинаның дәүләт номерын шәйләп кала. 45 яшьлек зыян күрүченең ярасы әллә ни тирән булмый, аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелгәч өенә кайтарып җибәрәләр. Әгәр дә пуля аның артериясенә тигән булса, ул шунда ук үлгән булыр иде.

Бу хакта эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә хәбәр керүгә үк, "Перехват" планы игълан ителә, аның барышында ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре пистолетлы машинаны Химиклар һәм Төзүчеләр урамнары кисешкән урында куып тотып туктаталар. Тентү барышында автомобильдә травматик пистолет табып алына. Травматик корал йөртергә хокукы булган бу иргә карата җинаять эше кузгатыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев