Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Митягин чишмәсен тәртипкә китерделәр

Шәһәр хакимияте һәм төрле оешма хезмәткәрләре белән берлектә өмә үткәрелә. Җыештыру эшләрендә 200 артык кеше катнаша.

  Кулларына  себерке, тырма тотып, төрле оешма хезмәткәрләре  үзләренә беркетелгән участокларны тәртипкә китерергә чыгалар. Эш күләме аз түгел. Корыган яфракларны түгәсе, кыш буе кар астында яткан чүп-чарны җыясы. 

"План буенча 150 кеше тирәсе чыгарга тиеш иде. Моңа карамастан, бөтен эшен калдырып 200-300 кеше чыкты эшләргә", - ди Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Зарипов.

  Өмәдә Рамил Муллин да катнаша. Түбән Камада ел да санитар-экологик икеайлык уза. Матур гадәт буенча, апрель-май айларында шәһәр урамнарын, бакча ширкәтләре һәм гараж кооперативлары тирәсе тәртипкә китерелә. Йорт яны, юл буйлары һәм санитар зоналарда агачлар һәм куаклар утырту күздә тотыла. Рөхсәтсез чүплекләр бетереләчәк. 

"Шушы Митягин Ключ чишмәсенә без шефлык алдык. Бик матур реконструкция эшләнде. Хәзер инде максатыбыз шәһәребезне матур итеп тотарга, шуңа күрә барлык түбәнкамалыларны өмәгә чакырам. Шәһәребезне матурлыйк, тормышыбызны ямьләндерик", - ди Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин. 

  Күз ачып йомганчы чишмә мәйданчыгы матурланып, чистарып кала. Катнашучылар әйтүенчә, яз башы – чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты булса, өмәләр – барлык түбәнкамалыларны уртак эштә берләштерүче яхшы традиция. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев