Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Мавыктыргыч уен укырга этәрә

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендә профсоюз активын өйрәтү-укытуның өр-яңа формасын кулланып карадылар. Хезмәт куркынычсызлыгы һәм закончалык нигезләре буенча лекцияне брейн-ринг алышы белән аралаштырдылар. «Татнефть» акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе - әлеге чарада катнашкан Гомәр Яруллин бу кызыклы тәҗрибәне бөтен республика белән уртаклашырга тәкъдим итте. Тулаем алганда, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендә профсоюз активы укуы...

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендә профсоюз активын өйрәтү-укытуның өр-яңа формасын кулланып карадылар. Хезмәт куркынычсызлыгы һәм закончалык нигезләре буенча лекцияне брейн-ринг алышы белән аралаштырдылар. «Татнефть» акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе - әлеге чарада катнашкан Гомәр Яруллин бу кызыклы тәҗрибәне бөтен республика белән уртаклашырга тәкъдим итте.
Тулаем алганда, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендә профсоюз активы укуы - күптәннән һәм бик яхшы итеп оештырыла торган эш. Нефть эшкәртү предприятиесе һәм нефть химиясе заводлары комплексы кебек, югары технологиягә ия заманча предприя-тие персоналы белән эшләү өчен, җәмәгать эшендәгеләргә һөнәри белемгә ия булу гына җитми. Һәркайсысына күпмедер дәрәҗәдә юрист та, икътисадчы һәм психолог та булырга туры килә. Профсоюз активы укуы өчен, остаз итеп, юкка гына төрле белгечлек экспертларын чакырмыйлар бит. Лекцияләр дә тренинглар һәм уйлау-фикерләүгә юнәлде-релгән чаралар белән аралаштырылып бара.
Бу юлы «ТАНЕКО»ның профсоюз комитеты тагын да алдынгырак алым кулланды. Уку һәм соңыннан имтихан тапшыру белән чикләргә мөмкин булган бу чараны, чынлыкта, мавыктыргыч уенга әйләндерделәр. Хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы белгеч Шамил Шәйхелисламовның эшлекле чыгышын ниндидер маҗаралы повестьтай кызыксынып тыңладылар. Беренче карашка, темалары да бик гади генә кебек иде: профсоюз структурасы, хезмәт закончалыгындагы яңалыклар, Татарстан президентының хезмәт сферасында социаль партнерлыкны үстерүгә кагылышы указы белән танышу, производствода куркынычсызлык шартларының тәэмин ителешенә дәүләт һәм җәмәгать күзәтчелеге. Әмма биредә катнашкан һәркем бу мәгълүматның барысы да уен өстәле артында кирәк булачагын белә иде. Һәм, әлбәттә, көндәлек тормышта да...
Түбән Кама нефть эшкәртүчеләре арасында интеллектуаль ярыш күптән популяр. Яхшы белем, иҗади фикерләү, командада эшләү осталыгы югары бәяләнә торган коллективта бик күпләр үзләренең акыл зирәклеген һәм эзлекле фикер йөртә алу сәләтен гадел бәйгедә сынап карарга омтылалар.
Бирелгән сораулар катлаулы да, кызыклы да иде. Беренче чиратта, алар производство эшчәнлегенең мөһим өлкәләреннән булган хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасына караган сораулар булды. Катнашучыларга, шулай ук, «Татнефть» компаниясенең, Түбән Кама шәһәренең һәм дөньякүләм профсоюз хәрәкәтенең тарихларын белүләре бик тә ярап куйды. Иң катлаулысы, күз ачып йомганчы диярлек җавап бирергә кирәклеге булды. Мәсәлән, блиц-сораштыруда һәр сорау буенча җавап табу өчен нибары 15 секунд вакыт бирелде. Ике генә команда чыга алган финалда, уйлар өчен ике минут вакыт бирелгән һәм, реакция тизлеге, җавап вариантларын мизгел эчендә анализлау осталыгы һәм, әлбәттә, ныклы белемгә ия булу таләп ителә иде.
Көндәшләрен 5-0 исәбе белән җиңгән өченче команда бу сыйфатларның барысына да ия булуын күрсәтте. Зирәк акылга ия булганнарның һәрберсен исемләп атап үтәбез. Комплексның үзәк лабораториясен-нән - Лилия Куликова, ПТОдан - Ирина Белоногова, кадрлар хезмәтеннән - Юлия Кузьмина, оператив-диспетчер электр тәэминаты участогыннан - Александр Кофейников, СТОО КИПиАдан - Илнар Сәлахетдинов, 28нче цехтан - Азат Сафин. Җиңүчеләргә бик тә кирәкле бүләкләр - Хезмәт Кодексының соңгы басмасы да урын алган брошюралар таратылды.
Без алардан, шундый зур аерма белән җиңүгә ничек ирешә алганнары хакында сорадык. - Беренче чиратта, белем, - дип ныклы ышаныч белән әйттеләр җиңүчеләр. - Эзллекле фикер йөртү, бердәм команда булып эш итә алу - болары да яхшы, әмма белемне берни дә алмаштыра алмый.
Гомәр Яруллин, бу чарада катнашучыларны укырга, белемнәрен тирәнәйтергә чакырды. Аның әйтүенчә, профсоюз җитәкчесе белем ягыннан һәрдаим үсештә булганда гына кешеләр хокукын тулысынча яклый ала. Чынлыкта, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты һәм аның җитәкчесе Гөлнара Мөҗипова өчен бу - гадәти халәт.
Елена ТОКАРЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X