Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Машинада газ шартлаган

Тихая Аллея урамындагы 14 нче йорт каршында «Ларгус» автомобиле шартлаган. Кешеләр социаль челтәрләрдә шартлау тавышының шәһәрнең төрле районнарында ишетелгәнлеге турында язганнар. Бәхеткә, машина хуҗасы исән калган.

Фаҗига урыныннан җибәрелгән видеоязмадан күренгәнчә, ир машина янына килеп, ишеген ача, кереп утыра, әмма ишеген япмый. Бәлки аны шул коткаргандыр да. Күз ачып йомганчы, машинадан берни дә калмый. Ә хуҗа җирдән, күтәрелеп, үрмәләп маташа, әмма егыла...
Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр һәм табиблар килеп җиткән. Машинаны сүндергәннәр. Соңыннан аның эчендә ике газ баллоны булганлыгы  ачыклана. Шулай ук салонда эретеп ябыштыру өчен ике сыем булган.
Бу фаҗига аркасында зыян күрүчеләр күп. Якында торучы машина шартлаган, янәшәдәге йорт квартирларының тәрәзәләре челпәрәмә килгән. Ярый әле бу вакытта урамда кешеләр булмаган. Күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. 
Республика тикшерү комитеты ацетиленлы баллон шартлау факты буенча җинаять эше кузгаткан. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев