Туган як

Машина хуҗасы түгел, чокыр «хуҗасы» түли

Бер түбәнкамалы юлдагы чокырга төшеп ватылган автомобилен ремонтлау өчен, «Бердәм заказчы дирекциясе»ннән 140 мең сумнан артык акча түләтә.

Шәһәрдә юлларны ел саен ремонтлап торсалар да, чокыр-чакырлы, асфальты ватылган юллар шактый әле. Иң аянычлысы, андый юллар шәһәрнең ямен алып кына калмый, транспорт хәрәкәтенә дә куркыныч тудыра, машиналарның ватылуына китерә, хәтта автомобиль чокырга төшеп, юл-транспорт фаҗигасенә тарырга, корбаннар булырга мөмкин. Ә андый очракта зыянны кем каплый?

Гадәттә, авария юл торышына бәйле сәбәпләр аркасында килеп чыкса да, бәрелгән машиналарның йөртүчеләре, артык мәшәкатьләнеп тормыйча, гаепне бер-берсенә аударырга тырышалар. Нәтиҗәдә, юлдагы чокырлар аркасында машинага килгән зыянны, ремонт чыгымнарын авариягә гаепле дип уйланылган машинаның хуҗасы түли дә, вәссәлам!

Ә менә бер түбәнкамалы, күптән түгел, юлдагы чокыр аркасында машинасын җимергәч, ремонт чыгымнарын каплатуның бик дөрес юлын таба. Ул Химиклар проспектындагы 32 нче йорт янындагы юлда яңгыр суы каплаган чокырны искәрми кала һәм машинасы чокырга төшә. Нәтиҗәдә, транспортка кыйммәтле ремонт таләп ителә.  Әлеге машина йөртүче хатын-кыз яллаган эксперт-бәяләүче ремонтның 139 мең сумга төшәчәге турында әйтә.
Әлбәттә, гел юктан гына шулкадәр акчаны кемнең чыгарып бирәсе килсен! Юл уртасындагы чокырны ул казымаган ләбаса! Зыян күрүче, юлларның торышы өчен җаваплы оешманы ачыклый һәм судка бирә. Түбән Кама шәһәр суды матбугат хезмәте НТР хезмәткәренә хәбәр иткәнчә, эш... автомобиль хуҗасы файдасына хәл ителгән.

Юлның шушы участогы өчен җавап бирүче оешмадан барлыгы 146 мең сумнан артык акча түләтергә суд карары чыгарылган. Моңа ремонт бәясе, бәяләүче һәм юрист хезмәтләренә тотылган хезмәтләр керә. Әле болардан тыш, предприятие Түбән Камада дәүләт пошлинасы һәм почта чыгымнарын да капларга тиеш...

Гомумән, автоюристлар моңа охшашлы очракларда, юлның торышы өчен җаваплыны судка бирүдән курыкмаска киңәш итәләр. Чөнки шәһәрдәге юлларның һәрберсе билгеле бер предприятиегә беркетелгән. Һәм аларның торышын шул «хуҗа»лар күзәтеп, тикшереп, кирәк булганда төзекләндереп торырга тиеш.

– Юлның торышы канәгатьләнерлек булмаганда, шул сәбәпле юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан очракта, автоинспекция хезмәткәрләрен чакыртырга, вакыйганы теркәтергә, ә үзеңә бәрелешкән машиналарны гына түгел, авариягә сәбәпче булган чокырларны да фотога төшереп алырга кирәк, – дип киңәш бирә юрист Сергей Лаврентьев.

Шунысына да игътибар итәргә кирәк: инспектор юл-транспорт һәлакәте схемасында бәла килеп чыгуга сәбәп булган чокырның тирәнлеген, киңлеген һәм озынлыгын күрсәтергә тиеш. Барлык әнә шул таләпләр үтәлеп һәм документта  теркәлгәннән соң, ЮХИДИ машина йөртүченең гаебе юклыгын раслый.

Шуннан соң бәяләүче-экспертка мөрәҗәгать итеп, машина ремонтының бәясен билгеләргә һәм, әлбәттә, юл-транспорт һәлакәте булган юл участогына җаваплы оешманы табып, анда да хәбәр итү зарур. Ишегалды юлындагы чокыр өчен, гадәттә, торак-комуналь хуҗалыклар идарәче компанияләренә, кварталлар арасындагы юллар өчен, шул участокка беркетелгән оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Машинага килгән зыянның күләме күпме булуга кармастан, үзенә беркетелгән юлның начар хәлдә булуына юл куйган һәм юл-транспорт һәлакәтенә китерүгә сәбәп булган оешма, зыян күргән машина йөртүчегә акчаны тулы күләмдә түләргә, шулай ук юрист һәм бәяләүче өчен түләү чыгымнарын да капларга тиеш.

Түбән Камада машина йөртүчеләрдән мондый мөрәҗәгатьләр еш булмаса да килгәләп тора икән. Дәлилләре нигезле булганда, суд зыян күргән автомобиль хуҗасын яклау ягында.

Фәрит Имамов

Фото: коллаж

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: